Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ял сәгатьләрендә
27 Май 2020, 18:35

Тәмле окрошка ясауның сере бар

Эссе көннәрдә бу салкын аш бигрәк тә тәмле тоела.

Салкын көннәр озакка сузылуга карамастан, теплицада укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр, редис, кыяр үсеп килә. Димәк, күпләр яратып ашый торган салкын ашны — окрошканы әзерләргә вакыт җитте. “Болары үземнеке булгач, калганннарын сатып алырга да була”, — дип шаярта кайбер хуҗабикәләр. Чынлап та, бу җәйге ашны әзерләү өчен кул астында булган ризыклар гына кирәк.

Башта окрошкада булырга тиешле ризыкларны: алдан пешерелгән 3 бәрәңгене, 2 яшел кыярны шакмаклап турыйбыз. Укроп, петрушка һәм яшел суганны вак кына турагач, тоз сибеп, агач кашык белән уабыз. Шулай эшләгәндә, аш хуш исле һәм тәмлерәк тә була. Калган ризыкларны окрошкага һәр хуҗабикә үзенчә куша. Мәсәлән, 200 грамм пешкән ит, каты итеп пешкән 2 йомырка, 4 кашык каймак, 1 чәй калагы шикәр комы кушарга мөмкин. Гадәттә, мондый окрошканы квас кушып ясыйлар.

Кефир һәм салкын минераль су кушып ясалганы тагын да тәмлерәк була. Пешкән ит урынына хәләл колбаса кушарга мөмкин. Тәҗрибәле хуҗабикәләр окрошканы тагын да тәмләтү өчен бер тырнак сарымсак һәм лимон суты да кушып җибәрәләр. Каймак урынына 1-2 аш кашыгы майонез салырга була.

Эссе көннәр башланды да инде. Ә эсседә салкын окрошка бигрәк тә тәмле тоела.

Зөлфия Фәтхетдинова

https://alluki.rbsmi.ru/articles/t-mlebik-yr-t-/T-mle-okroshka-yasauni-sere-bar-290180/

Читайте нас: