Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ял сәгатьләрендә
26 февраль 2020, 17:25

Эй чабабыз…

Бүген 26 нчы февральдә бик оригиналь халыкара бәйрәм үткәрелә – Салмаклык, Акрынлык бәйрәме. Ишеткәнегез бар идеме?

Мин аны Ашыкмаучанлык бәйрәме дип атар идем.

Югары дәрәҗәдәге тизлек, тиз үсеш, тиз үзгәрешләр чорында бик кирәкле бәйрәмдер бу. Чөнки өлгерергә тырышып, чаба-чаба яшәештән, кыска, бер генә була торган мизгелләрдән ләззәт ала алмыйча калабыз бит без – кешеләр. Эштә 8-10 сәгать, юлга күпме вакыт сарыф ителә. Ә бит бу физик һәм мораль сәламәтлеккә генә йогынты ясап калмыйча, шулай ук яраткан кешеләребез, гаиләбез белән мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итә. Шуңа күрә тормышның һәр кабатланмас мизгеленнән ләззәт алырга чакырган әлеге бәйрәм бик кирәк кешелеккә.

Бер минутка туктап тын ал әле,

Төшеп кал да тормыш арбасыннан.

Якты хатирәләр барлар вакыт

Мәшәкатьле көннәр арасыннан.

Бер минутка барын оныт әле,

Искә төшер – без мәңгегә түгел...

(Ильназ Гарипов репертуарындагы “Эй, чабабыз..” җырыннан өзек).

Бәйрәмне булдыру идеясе итальяннарныкы. Нәк алар беренче тапкыр 2007 елда үткәрәләр аны. Бу көнне гадәттә “вакыт җиткерә алмаган” эшләргә өстенлек бирәләр, мәсәлән, концерт, театрларга баралар, хоббилары белән шөгыльләнәләр һ.б., һ.б..

Шулай ук бәйрәмнең 14 кануны да бар икән әле:

* тормышны планлаштырырга түгел, ә яшәргә кирәк;

* ашыккан һәм дулкынланган вакытта – тукта;

* азрак тормозга бас, син бит барысы өчен дә җавап бирмисең;

* кем беләндер барганда ни әйтергә икән дип уйланма;

* ашыкма, ризыкның тәмен тоеп аша;

* йолдызларны һәм кояш баюын күзәт;

* балалар белән саф һава суларга йөре һәм алар белән сөйләш;

* вакытны нәтиҗәсез, бушка үткәрүдән курыкма;

* акрын гына, ашыкмыйча я аз сөйләш;

* зур эшләрне берничә кечерәкләргә бүл;

* бөек китапларны акрын укы;

* бер көнне булса да ялгызлыкта үткәр;

* саф һавада йөргәндә ниндидер бер максат белән чыкма;

* сине алга этәргәндә, этәрмәүләрен сора.

Дуслар, ничек, бу кануннарның барысы белән дә килешәсезме? Ниндиләрен алып ташлар, ә нәрсә өстәр идегез? Идеяләрегез белән бүлешегез.

Автор : Шаһиева Гөлназ
Чыганак: calend.ru
Фото: newsbel.by
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/uylanyrga-uryn-bar/Ey-chababiz-138608/
Читайте нас: