Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ял сәгатьләрендә
14 февраль 2020, 13:30

Гашыйклар көнендә көлик әле бер

14 февраль... 23 февраль... 8 март...Ә бәлки аларның барысын да бер бәйрәмгә берләштерергәдер: Ватанны саклаучыларга гашыйк хатын-кызлар көне, мәсәлән.

14 февральдә гүзәл зат вәкилләре өч төркемгә бүленә: беренчеләре эчә һәм елый; икенчеләре йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр белән фотога төшеп, интернетка куя; ә өченчеләре... хатыннар.

**

Гашыйклар көнендә хисләргә бирелеп китеп, хатыныма хезмәт хакымны тулысынча тоттырдым. Ни дәрәҗәдә ахмаклык кылганымны аның башка айларда җитми калган акчаларны таптыра башлавыннан соң гына аңладым...

**

–Хатыныңа Гашыйклар көненә нәрсә бүләк итәсең?

–Бер ни дә. Ул бит Гаилә көне түгел.

**

14 февральгә сөйгән кызым миңа сыра кружкасы бүләк итте, ә мин аңа – алтын алкалар. Кыргыйларның алтынын ялтырап торган пыялага алдатып алу гадәте әле дә яши, мин сиңа әйтим...

**

Коронавирус эпидемиясе башлану сәбәпле Изге гашыйклар көнен Изге карантин көне дип игълан итәргә!

**

–Сөеклем, Гашыйклар көненә нинди бүләк алуымны теләр идең?

–Елан тиресеннән тегелгән сумка, мәсәлән.

–Бик кыйммәт бит!

–Алайса бер тиен дә чыгармыйча миңа социаль челтәрләрдәге парольләреңне генә әйт.

**

–Җаным, син миңа Гашыйклар көненә нәрсә бүләк итәсең?

–Әгәр берни дә бүләк итмәсәм?

–Алайса 23 февральгә бүләк алмыйсың!

–Чынмы? Аллага шөкер, килештек алайса. Яңа елга бүләк иткән носкиларың бар әле.

Автор : Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: