Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь 2021, 10:10

Безнең районда яңа арт-объект барлыкка килде

Яңа ел алдыннан авыл Советы хакимияте Дәүләт авылы халкына шундый бүләк ясады.

Безнең районда яңа арт-объект  барлыкка килде
Безнең районда яңа арт-объект барлыкка килде

Дәүләт авылында «Мин Дәүләтне яратам» арт-объекты урнаштырдылар.  Бу арт-объект авылның үзенчәлекле визит карточкасына әвереләчәк. Хәзердән үк авылга килүчеләр аны игътибарсыз калдырмый, объект халыкның кызыксынуын уята — үтеп баручылар фигура янында фотога төшә. Арт-объектның авторы Аскын район Советы депутаты, Эдуард Тимергалин.

— Безнең авыл Советына 7 авыл  керә һәм һәркайсысында шундый арт-объектны урнаштырырга тырыштык. Алар  һәр авылның тышкы күренешен бизәп кенә калмый, авыл халкы һәм кунаклары өчен яраткан урын да булып тора, шулай ук истәлеккә якты һәм матур фотолар ясарга мөмкинлек бирә.

— Авылның барлык халкы исеменнән депутатыбыз Эдуард Тимергалинга рәхмәт белдерәм. Ул актив, иҗади егет. Мин аңа нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул һәрвакыт ярдәм итә, ниндидер кичектергесез эшләр өчен кешеләрне җыярга булса да,  яки акчалата ярдәм булса да, беркайчан да кире какмый. "Мин моны эшлим", - ди Эдуард Тимергалин. Ул, үзенең әйткән сүзен тота белә торган кеше, — ди Петропавловка авыл Советы башлыгы Альбирт Кадимов.

 

Чыганак: Аскино онлайн сайты.

Фотолар:  Аскино онлайн сайты.

Безнең районда яңа арт-объект  барлыкка килде
Безнең районда яңа арт-объект барлыкка килде
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: