Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 ноябрь 2021, 10:20

Балалар бакчасына йөрү кыйммәтләнә

Кыш бабайның сабыйларга “Яңа ел бүләге” шул булырмы?

Балалар бакчасына йөрү кыйммәтләнә
Балалар бакчасына йөрү кыйммәтләнә

Яңа елдан соң хаклар арту, ни кызганыч, гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Башкортстанда Яңа елдан соң балалар бакчасы өчен “родительская плата” күтәреләчәк. Хөкүмәт 2022 елдан гамәлгә керәчәк яңа хакларны раслаган да инде.

Мәктәпкәчә учреждениегә түләү бәяләре республиканың район-шәһәрләрендә аерыла. UfacityNews.ru басмасы хәбәр итүенчә, Уфада, мәсәлән, балалар бакчасына йөрү хакы көненә 157 сум тәшкил итә. Стәрлетамакта бу сан чак кына түбән – 150 сум. Октябрьский шәһәрендә – 132 сум, ә Нефтекамада 131 сум тәшкил итә. Уфа районында ул 153 сум булса, Яңавылда – 140 сум, ә Әбҗәлилдә 102 сум дип билгеләнгән.

Автор:Язгөл Сафина

Балалар бакчасына йөрү кыйммәтләнә
Балалар бакчасына йөрү кыйммәтләнә
Автор:https://omet-rb.com/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/2021-11-19/balalar-bakchasyna-y-r-kyymm-tl-n-2589169
Читайте нас: