Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 октябрь 2021, 16:35

Минималь хезмәт хакы артачак

Кайчан? Күпмегә?

Минималь хезмәт хакы артачак
Минималь хезмәт хакы артачак

Киләсе елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) - 6,4 процентка, ә яшәү минимумы 300 сумга диярлек артачак. Бу хакта Русия Хезмәт министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2022 елда МРОТ 13 617 сум тәшкил итәчәк. Киләсе елга яшәү минимумы 11 950 сум тәшкил итәчәк", - диелә хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы 13 026 сум тәшкил итәчәк, балалар өчен - 11 592 сум, ә пенсионерлар өчен - 10 277 сум.

Фото: drogganoye.tatarstan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Минималь хезмәт хакы артачак
Минималь хезмәт хакы артачак
Автор:https://kiziltan.ru/articles/social/2021-10-06/minimal-hezm-t-haky-artachak-2532953
Читайте нас: