Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 август 2021, 23:20

Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров ОДК-УМПОдагы уку үзәген барып күрде

Р.Хәбиров республика сәнәгатенең кадрлар потенциалын үстерүдә яңа үзәкнең роле югары дип белдерде.  

Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров ОДК-УМПОдагы уку үзәген барып күрде
Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров ОДК-УМПОдагы уку үзәген барып күрде

Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров УМПО территориясендә 25 августта үзе эшен башлаган Ростех дәүләт корпорациясе аваиация кластерының яңа җитештерү-укыту үзәген барып күрделәр.

 Биредә 14,5 мең квадрат метр мәйданда яңа җитештерү участоклары, укыту класслары һәм лабораторияләр урнашкан. Анда 200 берәмлектән артык заманча җиһазлар һәм корылмалар урнаштырылган. Шул исәптә 150 зур габаритлы станоклар, алар арасында –  Стәрлетамакның “Стан” компаниясендә җитештерелгән санлы программа ярдәмендә  идарә итеп була торган фрезер эшкәртү үзәкләре.

Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров яңа үзәкнең биналарын карап чыктылар һәм белем бирү процессының нечкәлекләре белән танышты.

“ОДК-УМПО” акционерлык җәмгыятенең  идарә  итү директоры Евгений Семивеличенко сөйләвенчә, укыту процессы биредә дуаль белем бирү системасына корылган: теория уку вакытының 30  процентын тәшкил итсә, 70 проценты вакыт практикага бирелә. Бу очракта яңа корылманы яшь белгечләр өчен укыту программаларында да, җитештерү процессында да кулланалар.  

Башкортстан Башлыгы республика сәнәгатенең кадрлар потенциалын үстерүдә яңа үзәкнең роле югары дип белдерде.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров ОДК-УМПОдагы уку үзәген барып күрде
Сергей Кравцов һәм Радий Хәбиров ОДК-УМПОдагы уку үзәген барып күрде
Автор:https://omet-rb.com/articles/m-garif-m-grif-t/2021-08-29/sergey-kravtsov-m-radiy-h-birov-odk-umpodagy-uku-z-gen-baryp-k-rde-2484430
Читайте нас: