Уку елы башлануга укучыларны һәм студентларны яхшы хәбәр көтә. Шәһәр яны поездларында йөрүчеләргә ташламалар бирелә, дип хәбәр итәләр «Башкортстан ППК» акционерлар җәмгыятендә.
Төрле төбәкләрдә шундый ташламалар булачак:
Башкортстан - 50 % Пенза, Ульян өлкәсе - 50 %; Ырынбур өлкәсендә - 25 % Чиләбе өлкәсе - 50 % Мордовия - 50 %.
Ташламалар белән
* 7 яше тулган мәктәп укучылары;
* Башлангыч һөнәри белем бирү, урта һәм югары һөнәри йортларының студентлары файдалана ала.
Мәктәп укучылары бу документка ия булу өчен укучы булуы турында белешмә, студентлар- студент билетын тапшыра. Бу шартлар "Мәгариф" милли проекты кысаларында гамәлгә кертелә.