Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 август 2021, 10:45

“Яшь профессионаллар” мәЙданга чыга!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.  

“Яшь профессионаллар” мәЙданга чыга!
“Яшь профессионаллар” мәЙданга чыга!
Премьер-министр билгеләп үтүенчә, чемпионат башлануга кыска гына вакыт калды. Ярышларны әзерләгәндә барлык юнәлешләр буенча да зур эш башкарылды. Яшь профессионаллар паркының төп ярыш мәйданчыгында барлык төзелеш эшләре төгәлләнгән. Чемпионатның беренче катнашучылары 21 августта Саха Республикасыннан (Якутия) килә башлады. Шул көннән башлап өч локациядә катнашучылар өчен аккредитация үтә: “Уфа” халыкара аэропорты, Русия тимер юл вокзалы һәм WorldSkills Russia – Яшь профессионаллар паркы.
Шулай ук чарада катнашучыларның һәм кунакларның иминлеге өчен медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэмин ителешне координацияләү буенча махсус штаб булдырылды. Анда лаборатор тикшеренүләр үткәреләчәк һәм чараның анда катнашучыларның һәм кунакларның сәламәтлегенә куркыныч белән янамыйча узуын күзәтәчәкләр.
IX Милли “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионатына Башкортстанга 76 төбәктән 1800дән артык катнашучы һәм 1500 эксперт килер дип көтелә. Моннан тыш, 30 меңнән артык тамашачы һәм 6000 укучы республиканың профориентация зонасына киләчәк.
— “Яшь профессионаллар” чемпионаты республика икътисады өчен дә, бүген безгә бик кирәк булган һөнәри эшче кадрлар алу өчен дә мөһим роль уйный. Әлеге ярышлар нәтиҗәсендә катнашучылар үз компетенцияләрен арттыра, нәтиҗәдә, сыйфатлырак эшли алачак. Ышанам, WorldSkills чемпионатын уздырудан яшь профессиональ кадрлар рәвешендәге нәтиҗәне якындагы елларда ук сизәчәкбез, — диде Андрей Назаров.
Башкортстан җыелма командасына барлыгы 280 катнашучы керде. Алар республика данын 105 компетенциядән 102 компетенция буенча яклаячак. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы команданы әзерләү буенча оештыру һәм координация эшен алып бара. Конкурсантлар белән күнегүләр үткәрелде, аларда биремнәрне уңышлы үтәү өчен кирәкле күнекмәләр эшләнде. Дәресләрне WorldSkills экспертлары, төп төбәк экспертлары укытучылар һәм һөнәргә өйрәтү мастерлары белән берлектә уздырган.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, чемпионат вакытында килеп туу ихтимал булган проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен проектлар идарәсе үзәге булдырыл­ган.
— Проблемалы сораулар туган очракта, кешеләр контакт-үзәкнең бердәм телефон номерына мөрә­җәгать итә ала. Анда сорау буенча заявка теркәлә һәм проблеманы хәл итү өчен АИС системасы оператив рәвештә аны тиешле компетенциягә тапшыра, — диде Рөстәм Моратов. — Әлеге штаб составына Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыклары, ЮХХДИ, Роспотребнадзор, шулай ук дирекция һәм “Ворлдскиллс” агентлыгы вәкилләре керде.
Комитет утырышында, шулай ук, логистика, туклану, ярышлар өчен павильоннарны җиһазландыру, территорияне төзек­лән­дерү, күргәзмә экспонатлары, волонтерлар эше белән бәйле берничә мәсьәлә каралды. Эшлекле һәм мәдәни программалар турында фикер алыштылар.
— Безнең өчен бу — елның иң әһәмиятле чараларыннан берсе. Шактый зур эш башкардык. Ышанам, чемпионатны иң югары дәрә­җә­дә үткәрәчәкбез. Моның өчен бездә барлык ресурслар һәм компетен­цияләр бар.
Ышанам, Башкортстан WorldSkills милли чемпионатын уздыру белән горурланачак. Ярышларда катнашучылар 105 юнәлеш буенча көч сынашачак. Бу хәтта Казандагы дөнья беренчелегенә караганда да күбрәк. Моны Әбҗәлил районына сәфәре барышында ил Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте, — диде Андрей Назаров. — Конкурста кат­нашучы­ларның иң яхшылары киләсе елда Шанхайдагы халыкара чемпионатта ил данын яклаячак. Русия җыелма командасы составына Башкортстаннан катнашучылар да керер дип өметләнәбез. Командабыз бик көчле һәм бөтен төбәкләр арасында иң күпсанлысы булып тора.
Андрей Назаров сүз­ләренчә, Милли чемпионатны уздыру ил икътисады үсешендә уңай чагылыш табачак. Эшче һөнәрләрне популярлаштыру исәбенә үз эшендә профессионаллар булачак күп кенә яшь белгечләр барлыкка килә­чәк.
— WorldSkills чемпионаты ярдәмендә илдә хезмәт җитештерүчәнлеген сизелерлек арттыра алачакбыз. Чөнки әлегә, кызганычка каршы, безгә бу өлкәдә эшләргә кирәк. Бу юнәлештә дөньяда лидер булырга тиешбез һәм моның өчен яшь егетләрне эшче һө­нәрләргә өйрәтергә кирәк, — диде Андрей Назаров. — Болар барысы да граждан­нарыбызның матди хәленә уңай йогынты ясаячак. Шуңа күрә әлеге чара безнең өчен бик мөһим.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
 
 
 
“Яшь профессионаллар” мәЙданга чыга!
“Яшь профессионаллар” мәЙданга чыга!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/novosti/2021-08-24/yash-professionallar-m-ydanga-chyga-2476717
Читайте нас: