Ышаныч
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 март 2021, 10:10

Яңа цех үз эшен башлады

Кичә, “АгроКомплекс-2021” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Акрос РБ” компаниясенең авыл хуҗалыгы техникасы өчен агрегатлар һәм запас частьләр җитештерү цехын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Тантана телекүпер режимында туры эфирда узды.
Исегезгә төшерәбез, предприятие төбәк җитәкчесенә беренче тапкыр 2020 елның 16 апрелендә "Инвестсәгать"тә шундый цех булдыру проектын тәкъдим итте. Агросәнәгать комплексы өчен машина төзү өлкәсендә лидерларның берсе башлангычы республика инвесторлары тарафыннан хуплау тапты.
1,5 мең квадрат метр мәйданлы яңа цех Уфа районында урнашкан. Компания тагылма авыл хуҗалыгы техникасы, детальләр һәм запасчастьләр җитештерү өчен технологик һәм станок җиһазлары сатып алган, ашлык җыю комбайннары ургычларын ташу өчен арбалар әзерләү технологиясен үзләштерә. Проектка инвестицияләр күләме 220 миллион сум тәшкил итте. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятиедә 30 эш урыны булдырылды.
Компаниянең планнарында - 1,7 мең квадрат метр мәйданлы ремонт-сервис үзәге төзү, гомум суммасы 100 миллион сумнан артык, шулай ук техникага сервис хезмәте күрсәтү өчен 100 миллион сумга якын җиһазлар сатып алу.
Фото: glavarb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: