Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 февраль 2021, 22:25

1 марттан берничә үзгәреш көтә

Алар пособиеләр, экология, ризык бәяләре һәм башкаларны үз эченә ала.

Русия юлларында яңа билге барлыкка киләчәк, территорияләрне карап тотуга аерым санитар-эпидемиологик таләпләр куела, шулай ук өч яшькә кадәр балаларга пособиеләр рәсмиләштерү кагыйдәләре үзгәрә.
1 марттан Русиядә яңа санитар-эпидемиологик таләпләр үз көченә керә, алар нигезендә гомум файдаланудагы территорияләрдә бер-берсеннән 100 метрдан да артмаган арада чүп савытлары торырга тиеш. Алар тәүлегенә бер тапкыр бушатылырга тиеш.
Гражданнарга торак пункт эчендә коелган яфракларны яндыру тыела. Хәзер аларны чүплеккә чыгарырга туры киләчәк, дип хәбәр итә «Российская газета».
Яз башлану белән Русия юлларында машина йөртүчеләр яңа юл билгесенә тап булырга мөмкин. Ул юлның автоматик видео-фотокамера белән контрольдә тотылуын аңлата. Аны контроль зонасы башланганчы 150-300 метр кала урнаштырачаклар.
31 мартта җиде яшькә кадәр балалар өчен биш мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерү өчен гаризалар бирү вакыты чыга.
Өч яшькә кадәр балаларга пособиеләрне рәсмиләштерү өчен түбән керемле гаиләләргә тагын гариза бирергә кирәк булачак. Кагыйдә 1 марттан үз көченә керә.
Русиялеләр үзләренең шәхси мәгълүматлары белән мөстәкыйль эш итү мөмкинлегенә ия булачак. Яңа закон нигезендә, гражданнар нинди мәгълүматларны һәркем өчен ачык итәргә, ә кайсыларын күрсәтмәскә икәнлекне билгели ала. Шикәр һәм май бәяләрен көйләү 31 марттан бетерелә. Бу продуктлар 2020 елда бик күпкә кыйммәтләнгән иде.

Фото: РИА Новости.

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: