Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 февраль 2021, 13:20

Почта дару китерә...

Озакламый почтага аптека функцияләрен башкарырга рөхсәт итәчәкләр.

Бөтенрусия пациентлар берлеге (ВСП) Дәүләт думасына рецептура препаратлары белән дистанцион сәүдә итү өчен "Русия почтасы"н җәлеп итү буенча үз тәкъдимен җибәрде. Бу хакта "Известия"яза.

"Русия почтасы"нда рецепт буенча препаратларны пациентларга илтеп бирергә әзер булулары турында белдергәннәр. "Моның өчен бездә бөтен техник мөмкинлекләр дә бар диярлек. Без зур даруханә челтәрләре белән интеграцияләндек, тиздән күмәртәләп сату лицензиясен алачакбыз", - дип хәбәр иттеләр дәүләт компаниясендә.
Кайбер почта элемтәсе бүлекчәләренең ваклап сату лицензиясе бар инде, ул дарулар белән сәүдә итү хокукын бирә. Ә почта бүлекчәләре базасында бу ысулны сынап карау пунктлары 2019 елдан бирле эшли.

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Александр Петров фикеренчә, рецепт буенча препаратларны дистанцион сәүдә итү зарурилыгы күптән туды. "Күп кенә кешеләргә даруханәгә барып, рецептура препараты алу кыен. Бигрәк тә инвалидларга. Өстәвенә, хәзер, пандемия вакытында, чиратта тору алар өчен бик хәвефле", - диде Петров.

Узган елның апрель башында Русия Президенты Владимир Путин дару препаратларын, шул исәптән рецептур препаратларны, дистанцион сату тәртибе турындагы законга кул куйды. Документ нигезендә медицина куллануы өчен дару препаратларын ваклап сату даруханәләр тарафыннан дистанцион ысул белән башкарылырга мөмкин.

Фото:pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: