Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 декабрь 2020, 15:00

Интернетта яла яксаң, миллион штраф!

Дәүләт думасына яңа закон проекты кертелгән.

Ул интернетта кешегә яла ягучыларга кагыла. Хәзер теләсә нәрсә язып утыручыларга карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Ялган мәгълүмат тараткан өчен хөкем ителүчене 1 миллион сум штрафка тарттыру күз уңында тотыла.

Интернет киңлекләрендә яла ягу өчен җинаять җаваплылыгын булдыру турындагы закон проектын агымдагы атна башында "Бердәм Русия" партиясе әгъзасы Дмитрий Вяткин тәкъдим иткән. Ул РФ Җинаять кодексының 128.1 маддәсенә ("Яла ягу") үзгәрешләр кертү кирәк ди. Вяткинның проекты кабул ителсә, интернет аша ялган мәгълүмат таратып, кемнең дә булса абруен пычратучыларга көн бетәчәк. Аларга үзләренең бер еллык хезмәт хакы күләмендә, ә кайбер очракларда 1 миллион сум штраф түләргә туры киләчәк. Хөкем алдына бастырылучылар 240 сәгать мәҗбүри эшләргә дә җәлеп ителергә мөмкин.


Фото: lawyer-expert.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: