Ышаныч
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 декабрь 2020, 16:30

Инорс бистәсе үсеш ала

9 декабрьдә Инорс бистәсендә Георгий Мушников, Валерий Лесунов урамнары һәм Баландин бульвары буенча яңа төзелгән юллар буенча автотранспорт хәрәкәт итә башлады.

Техник ачылышта Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Газизов, Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевников һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Инорс бүген актив үсә – яңа социаль объектлар һәм торак кварталлар төзелә. Микрорайон киңәю белән бәйле рәвештә, яңа юллар төзү һәм аннан өстәмә чыгу юллары булдыру ихтыяҗы туган.

Федераль программаларда катнашу нәтиҗәсендә 2019-20 елларда юлларның яңа участокларын төзү буенча масштаблы проектларны тормышка ашыра алдылар. Бу үз чиратында, торак микрорайоннан Сельская Богородская урамына чыгу мөмкинлеген тәэмин итүче өстәмә ике юл булдыра һәм гамәлдәге автомобиль юлларында транспорт йөкләнешен бераз киметәчәк. Яңа юллар машина ташкынын тигез итеп бүләргә һәм Инорс буенча эчке трафикны бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: ufacity.info

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: