Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 ноябрь 2020, 17:30

“Бәхетле сәгатьләр”дә кибетләрдә пенсионерларга ташламалар ясала

Билгеле булуынча, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник чирләре булганнар өчен ноябрьнең 10ыннан 30ына кадәр үзчикләү режимы кертелде.Шулай да 11.00-13.00 сәгать аралыгында кибетләргә, даруханәгә, финанс оешмаларга һәм элемтә салоннарына барырга мөмкин. Бу 2 сәгатькә үзизоляция кагылмый. Шуңа да аларга халыкта “бәхетле сәгатьләр” дигән исем тагылды.

Әйткәндәй, бу вакыт аралыгы өлкәннәр өчен чынлап та күңелле сәгатьләргә әйләнергә мөмкин. Чөнки Башкортстан кибетләрендә “бәхетле сәгатьләр”дә пенсионерлар өчен ташламалар карала.
Төбәкнең Сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, федераль һәм республика сәүдә челтәрләре әлеге карарны хуплаганнар. Өлкәннәрне хәвефтән саклар өчен алар пенсионерларга ташламалар каралган “бәхетле сәгатьләр”не уңайлы вакытка күчергән.
Мәсәлән, “Магнит”та 65+ категориясе өчен “бәхетле сәгатьләр” дүшәмбедән җомгага кадәр карала. Монда кибет ачылганнан алып 13.00 сәгатька кадәр 10 процент ташлама бирелә.
“Ашан”да да пенсионерларга дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00нан 13.00 сәгатькә кадәр 10 процентлы ташлама карала.
“Пятерочка” кибетләрендә көн саен кибет ачылганнан алып 13.00 сәгатькә кадәр – 5 процентлы, ә дүшәмбеләрдә 10 процентлы ташлама белән сатып алырга мөмкин.
“Бәйрәм” челтәре кибетләрендә көн саен 600 төрле товарга 20 проценттан ким булмаган ташлама карала. Моның өчен пенсионерның социаль картасын күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, тәмәке, исерткеч эчемлек һәм акцияле продукциядән тыш калган ассортиментка 11.00дән 13.00 сәгать аралыгында 3 процент күләмендә өстәмә ташлама ясала.
“Полушка”, “Ярмарка”, “Малинка”, “Лукошко”, “Корзинка”, “Фасоль”, “АИФ”, “Альдо”, “Феличита”, “Нолан” кибетләрендә дә өлкәннәр өчен “бәхетле сәгатьләр” кертелгән. Аларда тәмәке, исерткеч эчемлек һәм акцияле продукциядән тыш калган ассортиментка 3 процент ташлама бирелә. Акция көн саен 11.00дән 13.00 сәгатькә кадәр үтә.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: lopasnya.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/B-hetle-s-gatl-r-d-kibetl-rd-pensionerlarga-tashlamalar-yasala-547878/
Читайте нас: