Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 ноябрь 2020, 17:50

Юллар уңайлы булачак!

Республиканың юл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм объектларының 2020-21 елларның көзге-кышкы чорында эшләрне сыйфатлы үткәрү максатыннан федераль, төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларында чаралар планы эшләнде һәм расланды, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм баш инженерлары җитәкчелегендә штаблар төзелде.

Төбәк һәм муниципальара, шулай ук урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары өчен, торак пунктлардагы урамнардан тыш, «Башкиравтодор» предприятиесе җаваплы. Шәһәр һәм авыл биләмәләре урамнары муниципаль бюджет учреждениеләре һәм шәхси подрядчы оешмалар көче белән карап-тотылачак. Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары торышы өчен 4 оешма җаваплык тота.

Һава торышы катлаулануга оператив җавап бирү өчен тәүлек буе эшли торган уртак дежурлык оештырылган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белән автомобиль юлларында табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлекне оештыру турында килешү төзелгән.

1 декабрьгә кадәр барлык техника кышкы чорда эшләргә әзер булачак. Юлларны яхшы сыйфатта тотар өчен 278 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 155 мең тонна ком, 72 мең тонна реагент әзерләнгән. Ком-тоз катнашмасының запасы эшләр барышында тулыландырылачак.

Зур күперләрдә хәрәкәт тизлеген чикләү буенча юл билгеләре куелган, шулай ук «Тайгак юл» билгесе куелган. Уфа шәһәре хакимияте быел 72 берәмлек техника сатып алган, шуларның 56сы шәһәрнең урам-юл челтәрен ел әйләнәсенә карап-тоту өчен билгеләнгән.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yullar-u-ayli-bulachak-546491/

Читайте нас: