Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 ноябрь 2020, 01:50

Ипотека алырга телисезме?

"Йорт. РФ" гражданнарга ярдәм итү буенча консультация үзәге булдырды.

"РФ Йорт. РФ" акционерлык җәмгыяте "Торак өлкәсендә идарә итүнең үсешенә һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә булышлык итү һәм Русиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 13 июлендәге 225-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә торак өлкәсендә бердәм үсеш институты булып тора.Ул үз эшчәнлеген дәүләт торак сәясәтен үткәрүгә ярдәм итү, торак өлкәсен үстерү, шул исәптән аңа инвестицияләр җәлеп итү, торак алу мөмкинлеген арттыру һәм Русия гражданнарына яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, кеше һәм җәмгыять тормышының уңай мохитен формалаштыру, шулай ук торак өлкәсендә идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру хисабына башкара.«РФ Йорт. РФ"ның өстенлекле бурычларының берсе - ипотека торак кредитлау системасын үстерү, шул исәптән, Русия гражданнарың арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү буенча дәүләтнең социаль-икътисади сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән дәүләт ярдәме чаралары турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру юлы белән дә.Ипотека торак кредитлау системасын үстерү буенча бурычларны хәл итү кысаларында, шул исәптән, дәүләтнең Русия гражданнарын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү буенча социаль-икътисади сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән дәүләт ярдәме чаралары турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру юлы белән, «Йорт.РФ» гражданнарга ярдәм итү буенча консультация үзәге (Интернет челтәрендә сайт https://спроси.дом.рф 8 (800) 775 11 22 (24/7 шалтыратуларны эшкәртү режимы) түләүсез кайнар линия оештырылган.Консультация үзәге - торак сатып алу мәсьәләләрендә гражданнарга түләүсез ярдәм күрсәтүнең Русиядә беренче социаль сервисы. Анда урнаштырылган инструкцияләр торак мәсьәләсен ничек хәл итәргә кирәклеген тулысынча һәм аңлаешлы итеп бәян итә. Торак мәсьәләсен хәл иткәндә дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру мөмкинлекләренә, авыр тормыш хәлендә калган ипотека заемчыларына консультация оештыруга (ерак элемтә каналларын кулланып) аерым игътибар бирелә.Моннан тыш, хәзерге вакытта «Йорт.РФ» ташламалы торак программалары шартлары, шул исәптән Русия Федерациясе субъектлары территориясендә гамәлдә булган ипотека торак кредитлау механизмын куллану турында, әлеге мәгълүматларны алга таба консультация үзәге сайтында урнаштыру һәм гражданнар өчен ташламалы программаларны сайлап алу буенча сервис булдыру максаты белән, мәгълүмат җыя.
Фото: pixabay

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ipoteka-alirga-telisezme-543607/

Читайте нас: