Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 ноябрь 2020, 18:40

Водительләр сөенер инде

Кичә, 11 ноябрьдә Р-240 Уфа-Ырынбур федераль трассаның 65+000 км –70+500 км. участогына ясалган капиталь ремонттан соң аның ачылу тантанасы узды.

Юл инфраструктурасын төзекләндерү һәм ремонт буенча чаралар комплексы Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында үткәрелгән. Ремонт эшләрен “Дортрансстрой” җәмгыяте башкарып чыкты.
Юлның бу участогында җир полотносы киңәйтелгән, юл кырыйлары ныгытылган, асфальт-бетон каплама түшәлгән, күренүчәнлек яхшырак булсын өчен юлның буй профиле турайтылган. Яңгыр һәм кар сулары агып китәр өчен корылмалар ясалган, юл кырыйларна отбойниклар тезеп чыкканнар.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Voditell-r-s-ener-inde-540652/
Читайте нас: