Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 ноябрь 2019, 13:20

Документларны 11 ноябрьдә кабул итә башлаячаклар. Ашыгыгыз!

11 ноябрьдән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре һәм МФЦ бүлекләре йортларына газ керткәндә сертификат алырга хокуклылардан документлар кабул итә башлаячак.

11 ноябрьдән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре һәм МФЦ бүлекләре йортларына газ керткәндә сертификат алырга хокуклылардан документлар кабул итә башлаячак.
“Аерым категория гражданнарга торак йортларга газ керткәндә дәүләт ярдәме күрсәтү хакында”гы указ республика җитәкчесе тарафыннан август башында имзаланган иде. Бу ярдәмгә хокуклы льготалы гражданнар категорияләре барлыгы бишәү:
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
- Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары;
- инвалидлар;
- инвалид балалар тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр.
“Мондый ярдәм чарасын бик урынлы дип исәплибез, чөнки өйгә газ кертү – кыйммәтле процедура, аеруча ветераннар, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр өчен, - диде БР хөкүмәтенең беренче урынбасары Андрей Назаров. 11 ноябрьдән МФЦ бүлекләре һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәкләренең филиаллары әлеге сертификатны алырга хокуклы гражданнардан документлар кабул итә башлый”.
“Торак биналарга газ кертү өчен компенсация алуга Башкортстан территориясендә даими пропискада булган гражданнар гына хокуклы. Алар газ кертәсе торак йортларның хуҗасы я шәхси йортларның милек хокукында өлешкә ия булырга тиеш”, - дип аңлатты БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат сәркатибе Роза Кузьменко.
Сертификатның номиналы – 60 мең сум.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен сертификат номиналы - 100 мең сум. Шундый ук номиналлы сертификатны (100 мең сумлык) җан башына булган керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр дә алала.
Шәхси йортларга газ керткәндә сертификатлар бирү республикада 4 ел гамәлдә булачак.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: bashinform.ru
Фото: gazservices.ru
Читайте нас: