Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 октябрь 2019, 13:00

Бюджетниклар өчен сөенечле хәбәр: 2020 елда хезмәт хаклары артачак

РФ финанслар министры Антон Силуанов сүзләре буенча, 2020 елда бюджет өлкәсе эшчәннәренең хезмәт хакы үсеше 5,4% тәшкил итәчәк.

РФ финанслар министры Антон Силуанов сүзләре буенча, 2020 елда бюджет өлкәсе эшчәннәренең хезмәт хакы үсеше 5,4% тәшкил итәчәк. Моны ул Беренче канал эфирында әйтте.


“Бюджет инфляция хезмәт хакын, пенсияләрне “ашамаслык” итеп төзелде. Алдагы елга бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы артуы – 5,4%, ә инфляция үсешен без 3-4% дәрәҗәсендә фаразлыйбыз”, - дип аңлата Силуанов.


Министр соңгы 6 елда бюджет өлкәсендә хезмәт хакларының сизелерлек артуы күзәтелә, дип белдерде.

“Бүген табиблар төбәк буенча уртача ике урта хезмәт хакы алырга тиеш һәм ала да, укытучылар уртача хезмәт хакы алырга тиеш. Безнең тарафтан бюджетка шундый пропорцияләр салынган”, - диде Силуанов.


Дәүләт Думасында бүген, 23 октябрьдә беренче укуда РФ бюджеты проектын караячаклар.
Читайте нас: