Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 Май 2019, 17:52

Уңыш нигезе — тырыш хезмәт

Кече эшкуарлык секторы — үсешкән һәр хуҗалык системасының мөһим элементы. Елена һәм Салават Сәлмәновлар авыл җирендә кайсы бизнес отышлырак дип озак уйлый. Алар 2007 елдан башлап үзләрен сәүдәнең төрле өлкәсендә сыный. Гаилә пары икесе дә авылда туып-үсә, шуның өчен мал азыгы сатуга бәйле эш белән шөгыльләнергә карар итә.

— Хәзерге заманда эшеңне уңышлы башкару һәм үстерү бик җиңелләрдән түгел, — ди Сәлмәновлар. — Абыебыз Мәүләви Сәлмәнов районда эшкуарлык тармагын үстерү башында тора. Ашлык һәм фураж сату буенча кибет ачарга уйлагач, әлбәттә, киңәш сорап аңа мөрәҗәгать иттек.

Ни өчен эшчәнлекнең нәкъ шушы төрен сайладыгыз дигән сорауга болай дип җавап бирделәр:

— Районда бөртекле культураларны аз чәчәләр, нәтиҗәдә, уңыш та безнең аграрийларга җитәрлек күләмдә җыелмый. Без ашлыкны Башкортстанның төрле районнарыннан, шулай ук үзебездәге КФХ һәм авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларыннан сатып алабыз. Товарыбызга ихтыяҗ зур. Авылларга йөреп сатабыз, заказ буенча эшлибез. Безне беләләр һәм көтәләр.

Сәлмәновлар үз көчләре белән кирпечтән зур, иркен йорт салып чыга. Идеяләре ташып торган гаилә пары өй эчендә заманча ремонт эшли. Уллары Владиславны, кызлары Диананы күркәм тәрбия биреп үстерәләр. Алма агачыннан ерак төшми дигән әйтем нәкъ алар гаиләсенә атап әйтелгән диярсең. Балалары да максатчан, тырыш, уңган, әти-әниләренең ышанычлы терәге.

Булдыклы гаилә киләчәккә якты өметләр баглап, тормыш юлыннан ышанычлы адымнар белән атлый, бар эшне дә килешеп, бердәм башкара. Аларга бернәрсә дә күктән яумый. Барысы да зур тырышлык, ялсыз эшләү нәтиҗәсендә булдырыла. Эшкуарларның күбесе шулай эшли. Быел өч кешене эш урыны белән дә тәэмин иткәннәр.
Читайте нас: