Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 Май 2019, 10:51

Аскында форель дә бар! Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин киләчәккә планнар белән бүлешә


Аскын районы республикабызның төньяк-көнба­тышында урнашкан. Ул урман-кырларга да, елга-күлләргә дә бай. Биредә авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать тармакларына аеруча зур игътибар юнәлтелә.

Бүген район икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы һәм урманчылык тәшкил итә. Район биләмәләренең 36,7 процентын (92,8 мең гектар) авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Шуның 66,7 мең гектары – басу-кырлар, 18,7 мең гектары – көтүлекләр. Уңдырышлы җирләрне 60лап фермер хуҗалыгы эшкәртә, Арбаш авылында район өчен яңа эшчәнлек төре – “Бельский рыбхоз” оешмасы 3 буа будырып, форель үрчетергә тотынды. Киләчәктә рапс эшкәртү заводы төзү күз уңында тотыла. Урман хуҗалыгы белән “Аскын урманы” дәүләт унитар предприятиесе шөгыльләнә. Үсешергә мөмкинлекләр бар һәм район аларны тиешенчә файдалана.

Район киеренке, бай тормыш белән яши. Милли, мәдәни, тарихи чаралар оештырыла, мәгариф, урман хуҗалыгы форумнары үтә. Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин белән шул турыда әңгәмәләшәбез.

– Ришат Маратович, әлеге вазыйфага күптән түгел генә тә­гаен­­ләнгән кеше буларак, район­ның мөмкинлекләрен ничек бәялисез? Аскын районының киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Эшли башлаганның беренче көннәреннән үк халыкка якын булырга тырышам. Гадәттә башлыкларны машинада гына күреп өйрәнгәннәр, мин хакимияттә эшләгән башка җитәк­челәрне дә җәяү йөрергә өйрәтәм, урам буйлап алып чыгам. Халык килә, сораша, теләкләрен белдерә. Шул ук өмәләрне алыйк. Ничек инде район башлыгы анда катнашмыйча, бүлмәдә утырсын, ди? Киресенчә, үрнәк күрсә­теп, үзе алып чыгарга тиеш. Өмәдә хезмәткәрләрем белән бергә эшлим. Һәр җомга санитария көне игълан иттек һәм район халкы моны хуплады.

Минемчә, районның үсәргә, үсе-шергә бөтен мөмкинлекләре дә бар. Мәсәлән, Аскында урман сәнәгате цехында агачтан мебель җитештерелә, бу — район өчен яңа тармак. Киләчәктә аны фабрика дәрәҗәсенә күтәрергә дигән теләк бар. Сөт заводын тергезү перспективасы да күз уңында тора. Рапс эшкәртү предприятиесе төзү планлаштырылган. Районда мәга­рифтә, мәдәнияттә зур үсеш булыр дип өметләнәм, мин үзем дә шул өлкәдә белгеч.

Өч елда эшләнәсе эшләр күп, план төзеп, үзем өчен максат куйдым. Моны халык бәяләр дип ышанам.

Киләчәктә Аскында башкорт яшь-ләре көннәре оештырырга ниятлибез. Шәһәрләрдә якташлар ассоциациясен дә булдырасым килә. Шуны да әйтергә кирәк – мин үземнең якташларым белән горурланам! Алар ифрат кунакчыл, ярдәмчел, уңган.

– Туган районда эшләве, миңа калса, күбрәк җаваплылык таләп итә. Сез дә шулай уйлыйсызмы?

– 15 елдан соң туган районыңа кайтып, җитәкче буласың, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, икеләтә җавап­лы эш бу. Беренчедән, син туган районыңа кайтасың. Мине монда тәрбияләп үстерделәр, төрле чараларда, бәйгеләрдә актив катнаштым. “Урал батыр” эпосын укучылар арасындагы конкурста Баймакта беренче урын алдым, башкорт теле буенча олимпиадаларда гел алдынгы урыннарны яуладым.

Икенчедән, хәзер райондашларың сиңа баглаган өмет­ләрне акларга кирәк. Туган ягыма кайту, район башлыгы вазыйфасына тәгаенләнү көтел­мәгәнрәк килеп чыкты. Өченче ай эшлим һәм үзем өчен шуны билгеләдем – җаным тынычланды. Чөнки мин төпчек бала, әти-әниләрем исән-сау, шушында яшиләр. Карт көннәрендә алар янында булу – минем өчен бәхет. Без булмасак, районны кем күтәрер? Намусым өчен, халкым өчен эшлим. Һәм бу икеләтә җаваплы да, мәртәбәле дә!

– Районда әкренләп хуҗалык итүнең кече формалары барлыкка килә башлады. Авылларда кече бизнесны үстерү мөм­кинлеген нәрсәдә күрәсез?

– Бүген кече хуҗалыкларга аеруча зур игътибар бүләбез. Бигрәк тә терлекчелек тармагында бу үсеш ала. Умартачылык та әкренләп аякка баса. Районыбыз өчен яңалык – “Бельский рыбхоз” оешмасы Арбаш елгасында 3 буа будырып, форель үрчетә. Елкычылык хуҗалыклары да булачак. Аларның һәрберсе белән танышып чыктым һәм шундый фикергә килдем: нишләп без бер бинаны арендага алып, районда җитештерелгән продукцияне шунда урнаштырып, “Аскында эшләнгән” дигән бренд булдырмыйбыз соң? Киләчәктә андый кибет-ләрне Уфада, башка шәһәрләрдә ачарга мөмкин булыр иде. Без булдырабыз, шулай ук Уфада “Аскында туганнар” дигән проект ачачакбыз. Эшкуарлар белән бизнес-форумы үткәрү дә планлаштырылган.

– Мәгълүм булуынча, район урман-кырларга да бай. Бу ни дәрәҗәдә файдаланыла һәм нинди юнәлеш күбрәк өстенлек итә?

– Бездә авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өстенлек итә. Менә нефть объектлары безнеке түгел. Аларның юридик фирмалары бездә юк, шуңа да без алардан җир өчен салым гына алабыз, ә бу – тиеннәр генә. Әгәр дә алар бездә филиал буларак нигез­ләнсә, районның хәле бөтенләй башкача булыр иде.

Район мәйданының 60 процентын урманнар били, ләкин аларның хуҗасы юк. Шуның өчен дә хакимияткә урман хуҗалыгы буенча баш белгеч кайтару каралган. Бүген урман хуҗалыгы, урман сәнәгате хезмәткәрләре һәм арендаторлар эшеннән канәгать түгелмен. Алар уртак тел табалмый. Аларны берләштерү мөһим.

Кырларга килгәндә дә, пай җирләре бик күп. Федераль, республика һәм район җирләре бар. Без үзебезнекен генә эшкәртә алабыз. Быел бу мәсьәләне хәл итәчәкбез. Миңа 3 мең гектарда чәче­лә, дигән мәгълүмат биргәннәр иде. Кимендә 9 мең гектарда чәчәргә кирәк.

– Бу өлкәдә район өчен яңалыклар бармы?

– Мин эшкә килгәнче расланган проект – рапс эшкәртү заводын атап үтәр идем. Күрше районнарда үсте­релгән рапсны җыю үзәге бездә булачак. Аскында рапс орлыгыннан май сыгылачак. Йөздән артык эш урыны булачак.

– Тагын нинди планнарыгыз бар?

– Аллаһ боерса, халык белән бергә атларга, эшләргә, яшәргә. Районда урман хуҗалыгы форумын үткәрү теләге белән янабыз. Мәктәпләрдә исемле премияләр, Кирәй Мәргән исемендәге премия булдыру, укчылар, милли көрәш кебек спорт төрләрен үстерү, умартачылар, фермерлар проб­лемаларын, күпфатирлы йортларны төзек­ләнде­рүне онытмаячакбыз. Технопарк булдырырга кирәк, робототехниканы үстерәчәкбез. Химия кабинеты алачакбыз. Балалар бакчасы белән мәктәп төзү зарур. Районның үсәргә дә урыны бар һәм без моны булдырачакбыз!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Барлык мөһим башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын!https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/askynda-forel-d-bar/






Читайте нас: