Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
10 Май 2022, 11:55

"Герой партасы" акциясе

8 майда Иске Казанчы авылы Советлар Союзы Герое Нурулла Сафинның кайткан якыннарын каршы алды. Мәктәп эчендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы линейка узды.

"Герой партасы" акциясе
"Герой партасы" акциясе

Укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән җыр, шигырьләр илебезне фашист илбасарларыннан азат итеп, безгә шушы матур көннәрне бүләк итүче ветераннарыбызга, Герой яугирләребезгә, тыл хезмәтчәннәренә дан булып яңгырады. Шуны да билгеләп үтәсе килә, Иске Казанчы мәктәбе “Герой партасы” акциясенә кушылды һәм бу көнне ике Герой партасы ачылды.

— Монда укуда алдынгы, бар яклап та үрнәк булган укучылар утырачак, алар данлыклы авылдашларыбызның дәвамы, мәктәбебез горурлыгы булачак,  — дип билгеләде мәктәп директоры Мансур Әлфрис улы. — Безгә шушы тыныч, матур тормышны яулап биргән батырларыбыз алдында елларның имин булуы, туган һәм туачак балаларыбыз, оныкларыбыз өчен мәңге бурычлы. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган фронт һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге яшәр. Батырлар даны мәңгелек!

"Герой партасы" акциясе
"Герой партасы" акциясе
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: