Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
18 сентябрь 2021, 14:50

927нче участоктада эшләр гөрләп бара

18 сентябрьдә Күбиязда урнашкан 927нче сайлау участогында да эшләр гөрләп тора, кешеләр актив йөри.

927нче участоктада эшләр гөрләп бара
927нче участоктада эшләр гөрләп бара

Барлык саклык чаралары да үтәлә. Полиция хезмәткәрләре дә үз эшенә җаваплы карый. “Сугыш чоры балалары” таныклыгына ия Канәфия Карам кызы Баязитова да сайлауга килеп, үз тавышын бирде. 82 яшьтә булса да, җитез, тырышып дөньясын көтә.

—           Бик авыр вакытларны күрергә туры килде, нинди генә кыенлыклар аша узмадык. Әлеге тормышның кадерен белеп, һәр көнгә шатланып кына яшәргә кирәк. Сайлау ул — һәркем өчен мөһим вакыйга. Без киләчәгебезне сайлыйбыз. Һәркем бу эшкә җаваплы карарга тиеш дип уйлыйм, — дигән тәэссоратлары белән уртаклашты Канәфия әби.

927нче участоктада эшләр гөрләп бара
927нче участоктада эшләр гөрләп бара
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: