Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
17 сентябрь 2021, 09:15

Тавыш бирүләр башланды

Бүген Аскын авылының 902нче сайлау участогында тавыш бирүләр башланды.

Бүген Аскын авылының 902нче сайлау участогында тавыш бирүләр башланды. Иртәнге сәгать 8 тулганчы ук тавыш бирергә теләүчеләр килә башлады. Участок  сайлау комиссиясе әгъзалары закон таләпләренә ярашлы, сәгать 8 тулганны көтеп, беренче сайлаучыларны кабул итте. Беренче булып Козакова урамында яшәүче хөрмәтле Фәизов Рим Нәгыйм улы гражданлык бурычын үтәде. Зирина Солтангәрәева аңа беренче сайлаучы буларак, бүләк — Аскын кибетләрендә ташламалы хакка товар алу хокукы бирүче купон тапшырды. Икенче сайлаучы булып Юбилей урамында яшәүче Нурия Хөсәенова тавыш бирде.

Миләүшә Хөсәенова.

Тавыш бирүләр башланды
Тавыш бирүләр башланды
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: