Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
14 сентябрь 2021, 14:35

Кашкалар машиналы булды

14 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Аскын районының ирекле янгын сүндерүчеләр командалары әгъзалары һәм авыл Советлары башлыклары белән укыту-методик дәрес үткәрелде.

Кашкалар машиналы булды
Кашкалар машиналы булды

Бу мөһим чара район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов инициативасы белән уздырылды. Чарада шулай ук Башкортстан Республикасының янгынга каршы хезмәте дәүләт казна учреждениесе начальнигы Рәис Мазһар улы Арсланов, запастагы полковник Морат Сәхиян улы Талипов катнашты. Методик дәрес вакытында янгын хәвефсезлеге, быелгы коры җәйдә республика урманнарының янгынга дучар булуы һәм аны сүндерүдә актив эш алып барылуы хакында сөйләнелде.

Иң истәлекле мизгелләрнең берсе: Кашка авыл Советы биләмәсенә янгын сүндерү машинасы бирелде. Ачкычны Кашка авыл Советы башлыгы Канәфи Шакируллинга Рәис Арсланов тапшырды. Кашкалылар исеменнән Морат Талипов мондый игътибар өчен Рәис Мазһар улына рәхмәтен белдерде.

Кашкалар машиналы булды
Кашкалар машиналы булды
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: