Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
21 июль 2021, 09:43

Туйлар гөрли, гөрли авылларда...

Туй көне — һәркемнең күңеленең иң түрендә сакланып кала торган мизгелләрнең берсе.

Туйлар гөрли, гөрли авылларда...
Туйлар гөрли, гөрли авылларда...

Һәр кеше аны истә калырлык, күркәм һәм үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыша. Аскынның иң тырыш, акыллы егете һәм иң уңган, чибәр кызы Алмаз белән Назгөлнең туй көннәре дә җәйнең шау чәчәкләргә төренгән, чагу кояш нурларын һич жәлләми сипкән матур июль аенда булуы да һич гаҗәп түгел. Аларның кавышу бәхете тирә-якны тагын да ныграк ямьләндерде. Бу ике йөрәк шундый матур көндә һәм район үзәгенең иң матур урыны — Ял паркында  мәңге бергә булырга сүз куешты, мәхәббәт күпереннән җитәкләшеп үтте. Шушы көндә әти-әниләрнең йөзендә шатлык-куаныч сирпесә, күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде, чөнки назлап, сөеп кенә үстергән нарасыйлары зур тормыш юлына аяк басты.

Яшьләргә бәхет, сикәлтәсез юллар, сөюләрен сүндерми, елдан-ел ныгытып кына, бер-берсенең кадерен белеп яшәүләрен генә телисе килә. Ак юллар сезгә, яшьләр!

Туйлар гөрли, гөрли авылларда...
Туйлар гөрли, гөрли авылларда...
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: