Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
29 июнь 2021, 15:55

“Укылмаган китап”

Туган авылы Үрмиязда Ришат Дихинның истәлегенә багышланган “Укылмаган китап” исеме астында хәтер кичәсе узды.

“Укылмаган китап”
“Укылмаган китап”
“Укылмаган китап”
“Укылмаган китап”

Үрмияз авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Башкортстан Республикасының Милли уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Алар уйнаган халыкчан, рухлы көйләр Ришат Марат улы истәлегенә яңгырады. Ришат Дихин сәләтле, таләпчән җитәкче иде. Аның хакында урындагы “Агинәйләр” корын җитәкләүче Сәлимә Әнвәр кызы Әбүбәкированың чыгышы күңелләргә үтеп керерлек булды.

Ул үзенең эше, яшәү рәвеше белән безгә ничек яшәргә кирәклеген күрсәтеп китте. Үзендә булган олы очкынны безгә дә калдырды һәм без аны саклап, сүндерми намус белән эшләп, яшәсәк иде.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе Ришат Марат улын иҗади, изге күңелле, тырыш, ярдәмчел, һәрчак елмаюлы йөзле, игътибарлы, тугры дус, ышанычлы тормыш иптәше, хәстәрлекле әти буларак билгеләде.

Читайте нас: