Ышаныч
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
19 февраль 2021, 18:25

Караиделдә зур бәйрәм

Бүген Караидел районында зур бәйрәм бара — Унлар ыруы кор җыя.

Анда безнең районнан да делегация катнаша. Аскын районының Балалар сәнгате мәктәбе директоры Риваль Сәлимов “Этнографическая деревня с Центром башкирского языка, искусства и письменности «Төньяк башкорттары” проекты белән чыгыш ясады.
Күп гасырлар тарихы булган башкорт халкы бик тә бай, кабатланмас, үзенчәлекле үз мәдәниятен булдырган: рәсем төшерү осталыгы, теле, биюе, моңы, бизәнгеч әйберләре, фольклоры, киеме һәм башкалар. Төрле өлкәләрнең үсеш этабын барлау халкыбызның тарихын өйрәнүгә ярдәм итә. Ул республикабызның төньягында яшәүче башкортларның телен, сәнгатен, сөйләшен, яшәешен, көндәлек тормышын, йолаларын яхшылап өйрәнү максатыннан этнографик обьект булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: