Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
9 февраль 2021, 17:05

Герб һәм гимн расланды

Җыенда Балыкчы ыруының гимны һәм гербы бертавыштан кабул ителде.

Съезд делегатлары Балыкчы ыруының 13 кешедән торган советын сайлады. Шулай ук җыенда ыруның гербы һәм гимны бертавыштан расланды. Герб “Бөтендөнья башкортлары корылтае” кырындагы Геральдика комиссиясе тарафыннан эшләнгән. Анда ыруның тамгасы, агачы, ораны һәм тарихы чагылдырылган.
Ә Балыкчы ыруы гимнының сүзләрен дә, көен дә 500дән артык җыр язып, республикада гына түгел, аннан читтә дә танылу яулаган күренекле якташыбыз Рәүфә Нурмөхәмәтова язган. Аны җыенда Винарис Абдуллин башкарды. Гимнны җыенда катнашучылар аягүрә басып, тын да алмый, тирән горурлык хисе белән тыңлады һәм ахырда көчле алкышларга күмде. Әйткәндәй, Балыкчы ыруы әлегә үз гербы да, гимны да булган бердәнбер ыру — бу безнең өчен зур горурлык һәм мәртәбә.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: