Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
5 февраль 2021, 18:50

Укучылар һөнәрләрен күрсәтте

“Акбузат” журналы белән очрашу азагында укучылар һөнәрләрен күрсәтергә дә онытмады.

Шигырь, җыр, бию күңелләрне дәртләндерде. Аскын 1нче мәктәбеннән Радим Хаҗимәрданов, Диана Галиева, Кадыйр Галиев, Аскын 2нче мәктәбеннән Динә Сафина, Алина Ибраһимова бик матур итеп шигырь сөйләп ишеттерде. Ленара Сарварованың шәҗәрәсе белән таныштыруы бик уңышлы килеп чыкты. Ул тугыз буынына кадәр нәсел агачын төзегән. Солтанбәк мәктәбеннән Розалия Факкарова укучылар белән бик матур чара әзерләп алып килгән. Денислам Суфияновның өздереп җырлавы һәркемгә дә ошады. Лариса Гашим кызы һәр чыгышны видеога төшереп алды, укучыларны дәртләндереп торды.
Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: