Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
5 февраль 2021, 18:15

Балыкчы ыруы җыены үтте

Бүген Үрмияз авылында Балыкчы ыруы вәкилләренең зур җыены үтте.

Бүген Үрмияз авылында Балыкчы ыруы вәкилләренең зур җыены үтте. Башкорт тарихы елы һәм “Шәҗәрә” Бөтенрусия мәдәни-агарту проекты чикләрендә оештырылган съездда Балыкчы ыруы башкортлары очрашты.
Җыенга башкаладан тарихчылар, галимнәр, экспертлар килде, шулай ук Аскын һәм Караидел районнарының туган якны өйрәнүчеләре, тарих, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре чакырылды. Районыбызның Үрмияз, Күбияз, Кашка, Солтанбәк, Билгеш, Үршәде авылларыннан Балыкчы ыруының чагу вәкилләре һәм Караидел районының Балмазы, Муллакай авылларыннан килгән ырудашлар үз шәҗәрәләре белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар күп булды, фәһемле фикерләр яңгырады, урынлы тәкъдимнәр кертелде. Бай эчтәлекле чара бер тында үтте.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: