Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
5 февраль 2021, 16:55

“Акбузат” журналы бездә кунакта

Бүген, 5 февральдә районыбызда ”Акбузат” журналы да кунакта икәнлеген әйтеп уздык инде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен башкорт телендә чыгучы бу журналда балаларга кыска шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, тарихи материаллар, башваткычлар, җыр, уен һәм кечкенәләрнең иҗадлары басыла.

Бүген “Акбузат” журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина һәм журналның рәссамы Артур Василов Аскын 1нче мәктәбендә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен фәһемле очрашу үткәрде. Рәссам Артур Василов балаларга Балыкчы ыруының кошы Карагошның (бөркетнең бер төре) рәсемен эшләү буенча осталык дәресе уздырды. Һәркем бик тырышып рәсем төшерде. Барысының да рәсеме матур, үзенчәлекле килеп чыкты. Лариса Хашим кызы “Акбузат” журналының өр яңа номерын балаларга бүләк итте. Рәсемнәрне эшләп бетергәч, җиңүчеләр билгеләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Лауреатлар исеменә: Рәсим Вәлиәхмәтов, Гүзәл Махатова (Аскын 2нче мәктәбе), Радим Хаҗимәрданов (Аскын 1нче мәктәбе) лаек булды. Аскын 2нче мәктәбеннән Динә Сафина гран-прины яулауга иреште һәм башкорт шрифты куелган планшетка ия булды. Беркем дә бүләксез калмады, һәркем матур бүләккә ия булды. Лариса Хашим кызы балалар белән ихлас әңгәмәләште, төрле сораулар бирде.
Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: