Нурия Ирсаеваның ярты гасыр гомере Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән бәйле, театрда төп рольләрне башкарды. Күренекле сәхнә йолдызының 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан 1 декабрьдә үзе хезмәт иткән театрда бенефисы булды. Безнең редакция коллективына да шушы күркәм тамашаның шаһиты булу бәхете тиде.
Нурия Ирсаева — Башкортстанның иң билгеле актрисаларының берсе, театр режиссеры. Хезмәте зур исемнәр белән билгеләнгән. Алда атап үтелгәннәрдән тыш, ул А. Попов исемендәге көмеш медаль иясе, Акмулла исемендәге премия лауреаты.Нурия Исхак кызы 1942 елда Миякә районының Канбәк авылында туган. Уфа сәнгать училищесының театр факультетында Шамил Рәхмәтуллин курсында укый. Театр корифейлары Зәйтүнә Бикбулатова белән Рим Сыртлановтан дәресләр ала. Аннары укуын Уфа дәүләт сәнгать институтында дәвам итә. 1969 елдан — Башкортстан һәм Русия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.Училищены тәмамлагач, ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли башлый һәм шул чордан аның тормышы сәхнәдән аерылгысыз.Нурия Ирсаева беренче тапкыр Алексей Арбузовның “И вновь встречаются друзья” пьесасы буенча куел¬ган спектакльдә Алена роле белән чыгыш ясый. Аннары Сергей Кай¬тановның “Балаларым” спек¬таклендә — Вера, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” мелодрамасында — Галиябану, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым”ында — Сәрвәр, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хат¬лар”ында — Галия, Кәрим Тинчу¬ринның “Зәңгәр шәл”ендә — Мәйсәрә һәм тагын бик күп рольләрне башкарырга туры килә аңа. Бик күп спектакльләрдә талантлы артистка төп рольләр уйнарга насыйп була.Күп еллар дәвамында Нурия Ирсаева башкорт сәхнәсенең әйдәүче актрисаларының берсе булып кала. Аны республика тамашачысы гына түгел, илебез һәм чит ил сәнгать сөючеләре дә яхшы белә. Соңгы елларда актриса үзен режиссер буларак та танытты. Туймазы татар драма театрында Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” пьесасын сәхнәләштерде, Стәрлетамак башкорт драма театрында Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасы буенча спектакль куйды.Нурия Ирсаева ике фильмда баш рольләрне уйнаган: режиссер Леонид Белозоровичның “Двое на голой земле” фильмында ул — Ирина, ә “Возвращение чувств”та — Нәзирә.Актриса профессиональ гомерен бик бәхетле саный. Аңа Арслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова, Рим Сыртланов һәм башка билгеле артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга насыйп була. Фидан Гафаров белән сәхнә дуэты дистәләгән елларга сузыла, бигрәк тә зур уңыш казана. Алар икесе дә өлкәнәя барса да, тамашачы өчен шул ук Хәлил белән Галиябану, Заһир белән Галия булып кала.Нурия Ирсаева сәламәтлеге һәм мөмкинлеге булганча, театрга, тамашачыга хезмәтен дәвам итәргә әзер. Аның тормышы тулысы белән театрга багышланган, театрсыз яшәвен ул күз алдына да китерә алмый.Нурия Ирсаеваның әле барган спектакльләрдә рольләре:“Бермәл санаторийда” — Таһира;“Мәхәббәт карагы” — Фаягөл;“Ай тотылган төндә” — Ил әнисе;“Мин — хатын-кыз” — Айзарә Әхәтовна;“Бәхет хакы” — Әминә;“Бирнәсез кыз” — Харита Игнатьевна Огудалова;“Кара йөзләр” — Хәмидә;“Йосыф һәм Зөләйха” — өлкән яшьтәге кеше.Миякә районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Хәлил Махиянов:— Нурия Исхак кызы — Башкортстан һәм Татарстан кү¬ләмендә данлыклы, билгеле артист, сәнгать эшлеклесе, Миякә районының да зур горурлыгы. Үзенең беренче чыгышларын Миякә районы Канбәк авылы клубының бәләкәй генә сәхнәсендә башлаган яшь кенә кыз баланың сәнгать дөнья¬сында шундый зур казанышларга, дан-дәрәҗәгә ирешүе зур бәхеттер ул. Канбәк авылы халкы талантларга бай. Анда гармунда уйный белмәгән, җыр-моңга гашыйк булмаган, театр сәнгатен сөймәгән кеше юктыр. Нурия Исхак кызының таланты үсүгә бу да йогынты ясагандыр. Без, якташлар, милләттәшләр, аның үзен¬чәлекле тавыш-моңын, җыр¬лавын, сәхнәдә тудырган кабатланмас образларын бик яратабыз.Юбилей уңаеннан якташыбызга, сәнгать эшлеклесенә иҗади уңышлар, үзенә һәм бергә эшләгән коллективына сәла¬мәтлек, яңадан-яңа халык күңелендә озак еллар сакланырлык образлар иҗат итүен телибез.