Ышаныч
+27 °С
Ясно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Һәйкәл калкып чыкты Аскында

Көз уртасы җитеп килә инде,Кошлар җылы якка ашкына.

Көз уртасы җитеп килә инде,

Кошлар җылы якка ашкына.

Әкияттәге кебек җир өстенә

Һәйкәл калкып чыкты Аскында.

Бәй, әтием түгелме соң минем,

Сугыш чорларының баласы.

Карт әнием тора, төпчек кызы,

Күзләрендә — сугыш ярасы.

Карт әтием олы улы белән

Кырык бердә киткән алышка.

Карт әнинең шуңа күзләрендә,

Өмет тә бар, сары сагыш та.

Кайтмаганнар алар, ятып калган,

Калкан булып дошман юлына.

Олы йөкләр яткан ятимнәргә,

Аналарга, кызы, улына.

Ир күтәрмәс авыр хезмәтләрне

Сугыш салган алар иңенә.

Җиңү китергәннәр солдатлардай,

Алар минем Туган илемә.

Меңнәр генә түгел — миллионнар,

Карт әниләр, әти, әниләр.

Ул буынга татлы язмыш түгел,

Ятимлек тә, ачлык та тигән.

Кемдер таный үзенең карт әниен,

Кемдер — әниен, кемдер —

әтисен.

Миллионнар бүген бер һәйкәлгә,

Җыелганнар кебек, әйтерсең!

Карт әтиләр күптән һәйкәлләрдә,

Күңелләрдә безнең саклана.

Бүген әнә пьедесталдан карый,

Улы, кызы белән яшь ана.

“Онытмагыз безне, онытмагыз”, —

Дигән кебек алар ерактан.

“Без китергән Бөек җиңүләрне,

Күз карасы кебек сез саклаң!”.

Альфред Хаҗимуллин.
Читайте нас