Кеше язмышлары турында уйласаң, офык кадәрле киң, уйлап бетерә алмаслык язмышлар бар. Һәркайсыбызның бу фани тормышта — үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, изге гамәл кылырга, бәхетебезне табарга килгән. Бүгенге язмам Күбияз авылында туып-үсеп, киң Русиянең төрле төбәкләрендә яшәп, үзләре олыгаеп беткәч очрашып, нәсел җепләрен барлаучы Фәйзрахмановлар хакында.
Көндәгечә, иртән эшкә килгәч, электрон почтадагы килгән хатлар белән танышып утырганда алар арасында Казахстаннан килгән хат сискәндереп җибәрде.
“Хөрмәтле редакция, район гәзитенең электрон форматында Шәрифҗан Солтан улы Закиров хакында укыдык. Сез алар турында ниләр әйтә аласыз? Безнең алар гаиләсе, нәселләре турында беләсебез килә”, — дип язылган иде. Мин белгәннәремне язып җибәрдем. Хатны шунда ук укып, телефон номерларын сорадылар. Шәрифҗан Солтан улына бу хакта сөйләгәч, алар белән кызыксынучылар, фәкать туганнары булуын аңлап, телефон номерларын алды. Шул көнне үк шалтыратып, табышып, бүген ул туганнары кайтып, һәм барлык калган якыннары да бергә җыелып, зур табын оештырылды.
Күбияз авылында Нигамәтҗан һәм Вәсимә гаиләсендә алты бала дөньяга килә. Әниләре чирләп, иртә вафат була. Алты баланың бишесе төрле якларга читкә китеп урнаша. Иң олысы Ханифҗан абый 1951 елда чирәм җирне күтәрергә юллама белән Урта Азиягә җибәрелә. Шунда өйләнә, Кыргызстанда яшиләр, техникумда укыта. Тормыш иптәше Анна Михайловна белән ике ул тәрбиялиләр. Туган якларына, Күбиязга Галия апаларына яшь чакларында кайтып йөриләр. Нигамәтҗан бабайның икенче баласы — кызлары Миңнур Кемеровода гомер итә. Өч ул, бер кыз үстерә. Очрашуга кызлары Миңсылу Кемероводан кайткан. Ул ничек әнисе белән балачакта Күбияз авылына кайтып йөрүләрен, әнисенең һәрвакыт туган җирләрен сагынып, читтә яшәвен күз яшьләре белән бәян итте.
— Соңгы тапкыр Күбиязга техникумны тәмамлагач, әни белән кайткан идек. Үз гаиләм булгач, тормыш мәшәкатьләре белән гомер узды. Бүген кызыма 38 яшь, өч оныгым бар, әлеге очрашуга мин бик шат, — дип дулкынланып сөйләде Миңсылу Камали кызы.
Гаиләдә өченче бала — Галия апа. Ул Күбияз авылы егете Солтанга кияүгә чыгып, бар гомерен туган җирендә үткәрә. Алар гаиләсендә берсеннән-берсе акыллы, уңган бер ул — Шәрифҗан, кызлары — Фәния, Мәгъзүмә, Фиккия, Сания, Мөнзилә үсә. Алар барысы да үз оясын корган, әлеге вакытта районыбызның үрнәкле гаиләләре булып, балаларына, оныкларына куанып яши. Дүртенче бала — Дәүләтхан. Ул Серов шәһәрендә гаилә корып яшәгән. Очрашуга кызы Рәүзия ире белән кайткан иде. Алар кат-кат сүз алып, очрашып-күрешүләренә куанып бетә алмады. Бишенче бала — Сәгыйдә. Ул Екатеринбург шәһәрендә үз гаиләсен булдырып, бик бәхетле гомер иткән. Уллары Заһит белән Таһир тормыш иптәшләре белән очрашуга бик теләп кайткан. Алтынчы балалары Миңлекамал булган. “Аның Эльвира исемле кызын беләбез, ә менә эзләп табып, элемтәгә әлегә чыга алмыйбыз”, — дип сөйләде шушы очрашуның төп оештыручысы Шәрифҗан Солтан улы. Мул табын артында хатирәләр йомгагы туктаусыз сүтелде, шатлыклы күз яшьләренә чыланды. Күңелнең нечкә кылларын туктасыз тибрәтеп торды. Чынында исә, халык теленнән төшмәгән, җан тартмаса, кан тарта, дигән сүзнең хак әйтелгәненә инанасың. Нигамәтҗан бабай белән Вәсимә апа балаларын киң күңелле, туган җанлы итеп тәрбияләгән. Ике туганнар илебезнең кайсы тарафында яшәвенә карамастан, мөмкин кадәр аралашырга, ярдәмләшергә тырышкан. Фиккия Солтан кызы Ханифҗан абыйсы белән җиңгәсен зур ихтирам белән искә алды.
— 1975 елны 10 сыйныфны тәмамлагач, абыем мине үзләренә алып барып, техникумга укырга кертте. Ул шундый зур абруй казанган, зыялы, тирән әхлаклы укытучы иде. Ә җиңгәм Анна Михайловна миңа тормыш дәресләре бирде. Миңа, авыл баласына, зур шәһәр җирендә бар нәрсәдә яңа, кызык булды. Алар үзләренең өе белән яши иде. Ул яшелчә-җимеш бакчалары, искитәрлек! Ашарга пешерергә, өй эшләренә, һәрнәрсәгә өйрәтте ул мине. Алар еш кына Кыргызстаннан алма, киптерелгән җиләк-җимеш тутырып, зур-зур посылкалар җибәрәләр иде. Ул алмаларның тәме әле дә хәтердә, — дип хисләнеп сөйләде Фиккия апа.
— Ул посылкалар Күбияздан безгә дә килә иде: юкә балы, дару үләннәре, һинд чәйләре — балачак, туган як тәме безнең өчен дә бик кадерле булды, — дип сүзгә кушылды Вадим Ханифҗан улы. Әйе, 51 ел әти баскан эзләргә басарга насыйп булмады безгә. Гаиләдә ике малай үсеп, беребез дөньядан иртә киткәч, әти-әни дә мәрхүм булгач, үземне кинәт япа-ялгыз хис иттем. Тормыш иптәшем еш кына, нишләп син туганнарым юк, дип борчыласың, әти гел безнең нәсел калын, дип сөйли иде бит, дип әйтә килде.
— Минем борчылуларымны күрепме, кызым Юля туганнарны эзли башлаган. Интернет аша район гәзитен табып, ныклы мәгълүмат алып, тиз арада бик күп туганнар белән элемтәгә кердек. Шәрифҗан абый белән сөйләшкәч тә, мин җаныма дәва, күңелемә рәхәтлек таптым һәм тизрәк кайтып күрү нияте белән янып яши башладым. Әтиемнең сеңлесе исән икәнлеген белгәч, тизрәк әтиемнең кочагына чумган кебек Галия апаның җылысын тоясы һәм әтиемнең кендегенең каны тамган, иң беренче тәпи баскан туган җирендә шул секундта буласым килде. Галия апа белән Солтан абый өенең бусагасын атлап кергәч, аларның күзләрен күреп, кочаклашканда минем ни кичергәннәремне үзем дә аңлатып бетерә алмыйм. Менә нәрсә ул туганлык көче! Нечкә генә туганлык җепләре безне тоташтырды, очраштырды. Иншаллаһ, алдагы көннәрдә дә аралашып яшәргә язсын, — дип рухланып сөйләде Вадим Ханифҗан улы.
Зимфира Фатихҗан кызы әйтүенчә, бу очрашу балалар, оныклар өчен дә зур әһәмияткә ия.
— Туганнар белән алдан киңәш итеп, кайткан туганнарны бүлешеп алдык. Барыбызны да төп йортка әти-әни янына Сания туганыбыз белән Зөфәр киявебез җыйды. Кайткан кунакларның беренче очрашуы шулкадәрле тетрәндергеч булды, күз яшьләре әле булса туктаусыз ага, күңел нечкәрә. Туганнар белән шундый ихлас очрашуларда яшәүнең, тормышның мәгънәсе, асылы ачыла икән. Җырдагыча:
Һәр чәчәкнең үз төсе бар,
һәр чәчәкнең үз исе.
Туганлыкта, бергәлектә,
Туганлыкларның көче.
Әйе, ел арасы да, юл ераклыгы да үз туганыңның якынлыгын йөрәк белән тоярга һич мәшәкатьләми. Ул сүз белән әйтеп аңлатып бетерә алмаслык могҗиза — туганлык хисе.
Табын артында башлыча балалары, оныклары белән чал чәчле агайлар, апалар. Гомер үткән саен адәм баласы үзенең үткәненә, тарихына әйләнеп кайта, нәселе, ата-бабалары, алар үткән сукмакларны барлау хисе көчәя бара гына. Халык юкка гына ”Җиде бабаңны бел!” яки “Тарихыңны онытма — нәселеңне корытма!”, — дип әйтмәгәндер мөгаен. Мин Фәйзрахмановларның олы гаиләсенә карап, моңа инандым.
Шәрифҗан Солтан улы:
— Әти-әнием исән чакта туганнарының балалары кайтып күрешә алуларына чиксез шатмын. Әйтеп китүебезчә, Миңкамал апаның үлүенә күп еллар инде, исән булганнары барысы да кайтты. Бу кадерле очрашуны оештыруда, үткәрүдә ярдәм итүчеләр Мөхәмәтҗан Фәйзрахмановлар гаиләсенә, балаларыма, туганнарыма, редакция, «Камелот» кафесы хезмәткәрләренә рәхмәт. Бу очрашуга ике туганнарыбыз гына түгел, әнием яклап өченче буын туганнарыбыз Мөхәмәтҗан, Илгиз, Фаил Фәйзрахмановлар һәм Әсхәт Искәндәровлар гаиләсе белән килеп, очрашуны тулыландырдылар.