Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә кичергән, бүгенге көндә хөрмәт казанган, киң күңелле, ачык йөзле, акыллы аналар, яраткан дәү әниләр безнең горурлыгыбыз булып тора.
Шушы көннәрдә Чишмә-Үрәкәй авылында яшәүче Гөлниса Хөснимәрдән кызы Шаймуллина күркәм юбилеен — 95 яшен билгеләде. Аны шушы олы бәйрәме белән районның ветераннар советы рәисе Сәфәргали Гатуф улы Могътәбаров, районның финанс идарәлеге начальнигы Эльвиза Мәкъсәт кызы Гайдуллина, Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Зыятдинов һәм шулай ук урындагы ветераннар советы рәисе Рәфис Зарипов тәбрикләде һәм Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләкләр тапшырды.
— Сезнең гомер юлыгыз күпләргә үрнәк. Укыткан, белем биргән укучыларыгыз илебезнең төрле почмакларында, туган җире мәнфәгате өчен фидакарь хезмәт салды һәм сала. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне эшкә биреп, әле бүген дә балаларыгызны, яшь буыннны акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Халкыбызның әдәп-әхлак өлгесен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны яшьләргә тапшыру эшендә дә өлешегез зур. Сезгә чын күңелебездән рух ныклыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомер телибез, — дигән теләкләрен җиткерде алар.
Әйе, мондый матур картлык һәркемгә дә эләкми. Гөлниса Хөснимәрдән кызы олы яшьтә булуына карамастан, әле булса җитез, йөгереп тора, аек акыллы, балаларына, оныкларына, туруннарына һаман да терәк-киңәшче булып яши. Бар гомерен укытучы һөнәренә багышлаган хөрмәтле ак инәйгә һәркем ихтирам белән карый, укыткан укучылары үзләре үк гомер көзләренә кереп барса да, килеп хәл белеп тора. Бүген ул кызы Зөһрә белән кадер-хөрмәттә яши. Авылдагы кызы Эльза да буш вакытларында һәрчак әнисе янында, ярдәм итеп тора. Калган балаларына кунакка барып килергә дә вакытын таба Гөлниса апа. Гөлниса Шәймуллинага 95 яшьне биреп тә булмый, “әби” дип әйтергә тел дә әйләнми хәтта, чөнки кызлар кебек җиңел гәүдәле, җитезлеге белән таң калдыра. Аның янында булганнан соң “Менә нинди матур картлык!” — дип ихластан сокланасың. Ә бит аның гомер юлы җиңелләрдән булмаган, тормышның ачысын-төчесен татып, ачлык, сугыш, сугыштан соңгы елларның михнәтләре аша үтәргә туры килгән. Әйе, ул дәверләрнең авырлыгын үз иңнәрендә кичергән кешеләр хәзерге тормышның кадерен яхшы белә. Гөлниса Хөснимәрдән кызы да һәр туган көнгә куанып яши. Балаларының бәхетенә, онык-туруннарының уңышына сөенеп гомер итә ул. Аларны да һәрнәрсәдән матурлык, гүзәллек күрергә өйрәтә. Киләчәктә дә шулай сәламәт булып, 100 яшьлек, хәтта аннан да ары юбилейларны каршыларга язсын, дип телисе килә.