Ышаныч
+17 °С
Облачно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Тирә-якка иман нуры чәчә

Иң зур байлык – иман. Чөнки иманны кибеттән сатып алып та, бакчада үстереп тә булмый.

Иң зур байлык – иман. Чөнки иманны кибеттән сатып алып та, бакчада үстереп тә булмый. Иман - ул Аллаһтан килгән бүләк. Киләчәктә балаларыбыз, оныкларыбыз иманлы, инсафлы булуын хәстәрләү безнең бурыч булып тора. Шушы максаттан районыбыз авылларында изге иман йорты — мәчетләребез ачыла, тәрбия дәресләре алып барыла.
9 сентябрьдә Арбаш авылы халкы өчен зур вакыйга булды: тантаналы рәвештә “Ар” мәчете ачылды. Заманнар катлаулы чорда мәчетләр җимерелеп, юкка чыгарылганнан бирле 80 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, күңелләрдә иман нуры сүнмәгән һәм менә шушы көн моның дәлиле булып торды да инде: авылны ямьләп тирә-якка азан моңы яңгырады. Көннең берникадәр болытлап торуы, хәтта көзге яңгыр пыскаклавы да тантанага килүчеләрне куркытмады. Биредә бик күп мәртәбәле кунаклар, Уфадан, район үзәгеннән, авылларыннан һәм шулай ук күрше районнардан килгән имам-хатыйплар, хәзрәтләр, остабикәләр катнашты. Арбаш авылында туып-үсеп, әлеге вакытта читтә яшәгән авылдашлар, якташлар һәм башкалар да бу олуг бәйрәмгә ашкынып кайтты.
Чараны Русия үзәк диния нәзарәтенең Аскын районы буенча имам-мөхтәсибе Зөфәр Гыйндуллин ачты һәм барлык килгән кунакларны, имам-хатыйпларны сәламләде һәм Уфадан килгән мәртәбәле кунак Рөстәм хәзрәткә сүз бирде. Ул бәйрәмгә килүчеләрне ихлас тәбрикләде, башкалабыз халкыннан олы сәламнәр җиткерде һәм Коръән аятьләре белән сүзен дәвам итте. Тирә-якка илаһи моң агылды. Бу вакытта һәркем үзенең якты дөньядан киткән туганнарын, әти-әнисен, якыннарын хәтерләгәндер, мөгаен. Чөнки бу мизгелдә син үзеңне бары тик шушы моң эчендә генә кебек хис итәсең, аның белән бергә шул кылларда тибрәлгәндәй тоясың. Рөстәм хәзрәт шулай ук мәчет төзү эшендә катнашучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырды. “Мәчет төзүчегә Ходай Тәгалә оҗмахта йорт әзерли. Кемнәр бу изге эштә катнашкан барыгызга да ике дөнья рәхәтен күрергә насыйп итсен. Азан тавышлары һәрчак яңгырап торсын. Мәчетегез күркәм, матур һәм аннан бервакытта да халык өзелмәсен!” — диде ул.
Арытаба шушы авылда туып-үскән, иман йорты — “Ар” мәчетен төзүне оештырган Әкъсән Фәнүн улына сүз бирелде.
— Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар һәм бүгенге күркәм тантанада катнашучылар. Бүген безнең авылда зур бәйрәм, олы тантана — мәчетебез үз ишекләрен ача. Бу эшне башкаруда авылдашларыбыз һәм шулай ук биредә туып-үсеп, әлеге вакытта читтә яшәгәннәр дә актив катнашты: кемдер матди яктан, кемдер кул көче белән ярдәм итте. Җыелыш үткәрдек һәм анда Русия үзәк диния нәзарәтенең Аскын районы буенча имам-мөхтәсибе Зөфәр Гыйндуллин, Чишмә-Үрәкәй, Упканкүл, Карткисәк авылларыннан имамнар, хәзрәтләр катнашты, мәчет төзү карары расланды, урыны билгеләнде. 2015 елның май аенда мәчетебезнең нигезен төзеп, бурасын күтәреп, башын ябып та куйдык. Өч сентябрьдә Ай куелды. Мәчетнең бураларын эшләү, күтәрү Радик Гандәлиф улы җитәкчелегендә башкарылды. Әдиф Фәесхан улы, Фидан Милк улы, Равил Шакирҗан улы вакытларын, көчләрен жәлләми бу эштә актив катнашты. Манараны эшләүдә Илдар Галихан улы белән Раил Сәетхан улы зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук Фәнгать Тәлгать улы да бик булышты, Таһир Мөдәрис улы мәчетнең эчен вагонкалар белән тышлап чыкты. Бигрәк тә Рәшид Гайнелҗан улы, Ринат Абдулла улы, бертуганнар Винарис һәм Фидәрис Гаетколовлар, Мәрфуга Мәгъруф кызы, Флорида Гаяз кызы, Эльмира Гайнулла кызы, Сирина Фәрхетдин кызы бар эштә дә, үткәрелгән өмәләрдә дә актив катнаштылар. Җылыту эшләрен Филгат Мөхәмәт улы белән Марат Әниф улы башкарды. Шулай ук берничә тапкыр күрше авыл мәчетләре (Чишмә-Үрәкәй, Упканкүл, Карткисәк, Аскын) имамнары, хәзрәтләре һәм читтә яшәүче авылдашлар катнашлыгында өмәләр үткәрелде. Мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтүчеләрне атап әйтеп китәсем килә: Кадим Арслан улы Якупов (исән чагында бирде, бүген якты дөньяда юк инде) — 50 мең, Нәсимә Арслан кызы Якупова — 50 мең, Рәзифә Арслан кызы Якупова — 25 мең, Рәис Зәки улы Исламов — 50 мең, Карткисәктән Муллахмәтовлар гаиләсе — 20 меңнән артык, Дидар кызы Гүзәл гаиләсе — 20 мең, Хатиф Сафа улы (исән чагында бирде, гүр иясе) һәм Разыя Барый кызы Кәлимуллиннар гаиләсе — 15 мең, Ганитья Шакир кызы Хәертдинова (исән чагында бирде, мәрхүмә) — 7 мең, Рита, Рәсимә, Марсель, Рафаил, Рәхимҗан, Марат Солтановлар — 13 мең, Риф Ганият улы һәм Әлтаф Корбан улы Якуповлар — 10 мең, Диная Корбан кызы — 5500 сум, Ирек Милк улы Галимшин — 8 мең, Клара Зыя кызы Абдиева — 7 мең, Риф Гатият улы Зиннәтуллин — 10 мең, Марат Мәүлит улы Хәкимов — 5 мең, Гөлсимә Фәнүн кызы Әхмәтдинова — 6 мең, Хөршидә Зәки кызы Сәлихова — 5 меңнән артык, Васил Муллагали улы гаиләсе (Карткисәк авылы) — 5 мең сум. Шулай ук тагын да 200ләп тирәсе мөселман кардәшләребез сәдакаларын китерде. Русия үзәк диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин тарафыннан да зур матди ярдәм күрсәтелде. Авыл халкы исеменнән барлык ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Икъсан улы Зыятдинов, “Урал” кооперативы җитәкчесе Илвер Закуан улы Солтангиров та нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрчак ярдәм итеп торды. Алар, гаиләләре исеменнән, зур суммага мәчеткә төрле кирәк-яраклар сатып алып бирде. Фәтхия Шәрәфулла кызының бүгенге көндә чит илдә гомер итүче улы Радис та зур суммада сәдака җибәрде. Һәм менә барыбызның да күмәк тырышлыгы белән изге эш башкарылды, бүген “Ар” мәчетенең ишеге һәркем өчен ачык, — диде бу зур эштә башлап йөрүче Әкъсән Ризванов.
Арытаба сүз авыл Советы башлыгы Фәнил Икъсан улына бирелде. Ул бу тантанага килгән барлык халыкны сәламләп, киләчәктә мәчетнең ишекләре бервакытта да ябылып тормавын, авылда эчкечелек, начар гадәтләрнең булмавын һәм һәр мөселманның бары тик изге юлдан гына атлавын теләде. Шулай ук мәчет төзегәндә күзгә күренмәгән вак-төяк эшләрдә (койма тоту, ишек алларын җыештыру һәм башкалар) ярдәм итүчеләргә, авыл халкына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Әкъсән Фәнүн улының тормыш иптәше Гайдәнә Мөхибулла кызының да һәр эштә, һәр җирдә хәләл җефетенең уң кулы булып, һәрчак булышып йөрүен дә билгеләде. Бердәм булганда гына мондый зур эшләрне башкарып булуын билгеләде һәм авылдашлары белән горурлануын белдерде. Арытаба Чишмә-Үрәкәй мәчете имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт һәм башка авыл, районнардан килгән имамнар да бары тик изге теләкләрен генә юллады, киләчәктә мондый күркәм бәйрәмнәр тагын да үткәрелүен теләде.
Динебездә гыйлем алу зур урын алып тора, һәрбер мөселман кешесенә әлеге гамәл бишектән алып соңгы сулышына кадәр фарыз санала. Һәркайсыбыз гыйлемле, белемле булып, аны башкаларга да өйрәтергә тиеш. Шуңа да киләчәктә “Ар” мәчетендә дә укулар булыр, теләгән һәр кеше белем ала алыр һәм азан тавышы тынмас, мәчеттән халык өзелмәс, дип ышанасы килә.
Сөмбел Әсләмова.
Автор фотосы.

Читайте нас