Ышаныч
+17 °С
Облачно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Сыйфатлы һәм вакытында башкарырга!

“Арбаңны кышын ясасаң, чанаңны җәен хәстәрлә” дигән әйтем бар халыкта.

“Арбаңны кышын ясасаң, чанаңны җәен хәстәрлә” дигән әйтем бар халыкта. Узган атнада үткән күчмә семинар-киңәшмәдә катнашучылар да торак-коммуналь хуҗалык объектларының көзге-кышкы чорга әзерлек, шулай ук урыннарда хәл ителәсе мәсьәләләр тикшерде. Өч сәгать эшләү дәвамында тәкъдимнәр кертелде, проблемаларны хәл итү юллары каралды.
БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Палтусов семинарны ачып, көзге-кышкы чорга әзерлек мәсьәләсе бүген аеруча көнүзәк икәнлеген билгеләде.
— Бар нәрсә дә акча һәм вакыт аз булуга бәйле, — диде ул. — Әмма без сезнең белән барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкарырга тиеш.
Җыем — 90,9%
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Шулай итеп, агымдагы елда бу эшне республика буенча 1202 күпфатирлы йортта башкарырга кирәк. Әлегә 26% үтәлгән, ягъни 315 йорт ремонтланган. “БР төбәк операторы” фонды коммерциягә карамаган оешма генераль директоры Борис Герасимов эш төрләренә җентекле тукталып, йорт түбәләрен, канализация, су тәэминаты системасын ремонтлау иң мөһимнәре дип билгеләде. Ул шулай ук шушы эшләр вакытында башкарылмаса, бу бинаның җимерелүенә китерергә мөмкин диде.
— Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга взнослар җыемы республика буенча агымдагы елда 90,9% тәшкил итә, — диде Борис Павлович. — Әгәр шушы күрсәткеч ел ахырына кадәр кимемәсә, бу яхшы гына нәтиҗә дип уйлыйм. Башта фатир хуҗалары акча ни өчен җыелуын бик аңлап җиткермәде, ә бүген алар шушы эш нәтиҗәсен күрде. Моңардан тыш, ремонтны сыйфатлы эшләгәндә, йортлар да нык булачак.
Район буенча җыемнарга килгәндә, чыгыш ясаучы соңгы вакытта Дуван, Аскын һәм Кыйгы районнары кушылуын, әмма Салават һәм Белокатай әлегә кадәр исемлек ахырында булуын билгеләде.
«Вакыт 1 августка кадәр»
дип билгеләде чыгышында БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак хуҗалыгы бүлеге баш белгеч-эксперты Зөлфия Васенина йорт яны территорияләрен һәм җәмәгать зоналарын инвентаризацияләүгә кагылышлы мәсьәләдә.
— Агымдагы елда “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” өстенлекле проектында республика буенча 23 муниципалитет катнаша, — диде Зөлфия Азат кызы. — Катнашучылар — муниципаль берәмлекләр тарафыннан кирәк булган барлык норматив-хокукый документлар төзелгән һәм расланган, шул исәптән — муниципаль программалар. Аларга ярдәм йөзеннән федераль бюджеттан — 856 млн.сум, республикадан 175 млн. сум бүленгән.
Әйткәндәй, сумманың 2/3 өлеше — йорт яны территорияләрен, ә 1/3 өлеше җәмәгать зоналарын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
Ул шушы проектны гамәлгә ашыру халыкның мотлак хезмәт һәм финанс катнашуын күзаллавын да билгеләде. Моңардан тыш, киләсе елда проектка барлык торак пунктларның да (1000нән артык кеше) кертелүе планлаштырыла.
Күзәтү җитди
БР Җәмәгать палатасының урындагы үзидарә, башкарма власть органнары һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлеккә җәмәгать күзәтүе мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Анатолий Дубовский катнашучыларга җәмәгать күзәтүе бурычлары турында сөйләде.
17 ел стажы булган элекке энергетик Анатолий Николаевич чыгышында кышка әзерлек сораулары белән якыннан таныш.
— Көзге-кышкы чор үтеп тә өлгерми, март аенда ук киләсесенә әзерләнә башлый идек, — диде ул. — Бүген кышка әзерлек барышын җитди күзәтү җәмәгатьчеләрнең иң мөһим бурычларының берсе исәпләнә, чөнки җаваплылык вазифалы шәхескә дә, безгә дә, җәмәгать үзәкләренә дә йөкләтелә.
Ул катнашучыларның игътибарын 2018 елның 1 гыйнварыннан мәгълүматларны тиешенчә һәм дөрес бирмәгән өчен барлык идарә итү компанияләре дә административ җаваплылыкка тарттырылуына юнәлтте. Шуның өчен күпфатирлы йортларда фатир хуҗалары белән килешүләрне яңарту һәм аларны закон таләпләренә туры китерү буенча эшне бүген үк башларга кирәк.
— Идарә итү компанияләре һәм милекчеләр арасындагы хезмәттәшлек нигезе — ул килешүләр. Моның хакында онытырга ярамый, — диде Анатолий Николаевич.
Ул чыгышы ахырында “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” өстенлекле проектына кыскача тукталды, атап әйткәндә, төбәк Башлыгы кырында шушы тема буенча утырыш ике тапкыр үтүен билгеләде. Өченчесенә республика районнары башлыклары чакырылачак һәм шуның өчен Анатолий Николаевич төзелгән муниципаль программаларда хәл итү юлын табачак мөһим бурычларны билгеләргә тәкъдим итте.
Әзерлек — 94,7%
Семинарда Аскын, Белокатай, Дуван, Караидел, Кыйгы, Мәчетле, Мишкә, Салават районнары, Нефтекама шәһәре хакимияте башлыкларының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасарлары катнашты. Аларның һәрберсе торак-коммуналь хуҗалыгы объектларының 2017-2018 елларда җылыту чорына әзерлек барышы һәм 2017 елда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү турында доклад белән чыгыш ясады.
— 477,8 мең кв.м. торак фондының 452,6 мең кв.м. әзерләнгән, бу 94,7 % тәшкил итә, — диде чыгышында район хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров.
Район буенча суүткәргеч челтәрләренең гомум озынлыгы 101,7 км тәшкил итә, шуларның 48 км — торак-коммуналь хуҗалыгы челтәрләре, 51,3 км (50,4 %) — тузган, бу узган ел белән чагыштырганда 5 процентка түбән. 2016-2017 елларда көзге-кышкы чорга әзерлек чикләрендә һәм җылылык энергиясенә тарифлар буенча халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен ресурслар бирүче оешмаларның тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны бердәм финанслауга республика бюджетыннан район бюджетына субсидия бирелү ярдәмендә су белән тәэмин итү һәм су чыгаруга 1725000 сумлык кирәкле комплектлаучы материаллар сатып алына һәм Аскын авылында алты су белән тәэмин итү объектына капиталь ремонт эшләнә. 2014-2016 елларда суүткәргеч челтәрләрне алмаштыруга һәм капиталь ремонтка бәйле аларның таушалу проценты кими: барлыгы 16,4 км алмаштырылган, бу 2013 ел белән чагыштырганда 16 процентка түбән.
Электр челтәрләренең гомум озынлыгы 1549 км тәшкил итә, шуларның 1130 км (73%) — тузган, 2014 ел белән чагыштырганда 4,5 процентка азрак, алмаштыруга 25 км планлаштырылган. Энергия белән тәэмин итү буенча эшкә килгәндә, төгәллек классы буенча исәпләгечләр алмаштыру дәвам итә. Шулай итеп, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 79 исәп приборы алмаштырылган.
Газ белән тәэмин итүгә килгәндә, район буенча газүткәргеч озынлыгы 305 км тәшкил итә. Гомум йорт исәбеннән 30% газдан файдалана, шуларның 95% — исәп приборы буенча.
Вадим Сәфәргали улы мәдәният, сәламәтлек сагы һәм мәгариф учреждениеләренең җылыту чорына әзерлек мәсьәләсенә тукталды. Бүген 19 балалар бакчасы, 34 мәктәп өчен 2080 куб.м утынның 400 куб.м хәзерләнгән, 1450 куб.метрның 340 куб.м — 19 китапханә, 23 авыл мәдәният йорты һәм 10 авыл клубына, 630 куб.метрның 164 куб.м — 40 фельдшер-акушерлык пунктына.
— Бүген көзге-кышкы чорга әзерлек буенча планлаштырылган эшләрнең барысы да расланган графикка ярашлы башкарыла, — диде Вадим Могътәбаров. — Билгеләнгән вакыттан тайпылышлар юк. Узган җытылу чоры өчен Ростехнадзор Идарәлегеннән шелтә булмады.
Теориядән
практикага
Семинарның төп өлеше тәмамланганнан соң, катнашучылар “Аскын электр челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә юлланды. Алар анда “2017-2021 елларда предприятиенең электр челтәрләрен үстерүнең инвестиция программасы”н гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты.
— Заманча Аскын өчен катнаш төзелеш территорияләрен үстерү хас, — диде җәмгыять җитәкчесе Илшат Мөхәмәтшин. — Электр белән тәэмин итү системасын үстерү торак, административ биналар һәм объектлар төзелеше белән чагыштырганда тиз темпта алып барылырга тиеш.
Соңгы биш елда “Аскын электр челтәрләре” җәмгыяте яңа микрорайоннарга (“Парковый”, “Звездный”) электр тапшыру линияләре суза.
Илшат Мәгъдәнур улы инвестиция программалары буенча башкарылган эшләргә җентекле тукталды.
Наталья Пушкарева.
В.Шәрәфетдинов фотосы.

Читайте нас