Ышаныч
+17 °С
Облачно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Шкутов, Васиков, Семяковның соңгы алышы


Краснодар краеның Псебай поселогы музее директоры Владимир Геннадьевич Ассовский белән языша, аралаша башладым. Ул музей буенча экскурсия, тауга өч көнлек поход (“Умпырь батырлары” автор җыры фестиваленең беренче этабы анда үткәрелү чикләрендә), Шәрип Васиков һәм аның полкы булган урыннарга бару, шулай ук Умпырь тарлавыгында һәлак булган батырлар фамилияләре мәңгеләштерелгән истәлекле тактаташ ачу планлаштырылуы турында хәбәр итте.
Һәм менә әзерлек белән бәйле мәшәкатьләр артта калды, тормыш иптәшем, сигез яшьлек улым, абыем (шулай ук Шәрип Васиковның якын туганы) белән Армавирга юлландык.
Владимир Ассовский барысын да җентекле уйлап, югары дәрәҗәдә оештырган: безне төнлә Краснодар крае Мостовский районы хакимияте водителе каршы алып, турбазага илтеп куйды. Иртән үзе килде, безне җылы каршы алды, таныштык. Бу безнең өчен дә, аның өчен дә дулкынландыргыч мизгел булды. Ул ничек килеп җитүебез турында сорашты, чаралар планы турында сөйләштек. Инструктор поход рюкзаклары бирде, анда нәрсә салырга, нинди кием алырга кирәклеген аңлатты. Аннары Псебай буенча сәяхәт кылдык, кибетләрдә сувенирлар алдык. Тирә-яктагы чисталык, матурлык күзгә ташлана. Сирень, алмагач, груша чәчәкләре бар дөньяга хуш исләрен тарата.
Төнлә Уфа шәһәренең хәрби-патриотик берләшмә җитәкчесе, якташыбыз Алексей Георгиевич Алликас та килеп җитте. Иртәнге сәгать алтыда рюкзаклар алып, уңайлы поход киемендә турбаза капкасы янында җыелдык. Барлыгы 15 кеше булдык, Кавказ дәүләт биосфера тыюлыгына юл тоттык. Юлда барыбыз белән танышып та өлгердек. Төркемебездәге һәр кеше республикабыз, батыр туганыбыз турында зур кызыксыну белән сорашты. Төркем составында Мостовский районы хакимияте башлыгы урынбасары, шушы районның Рус география җәмгыяте әгъзасы, фотограф, хәрби һәм шигърият конкурсын үткәрү өчен берничә жюри әгъзасы бар иде. Юл беткәч, машиналардан чыгып, җәяү киттек. Анда Краснодар крае телевидениесе операторы һәм хәбәрче көтә иде. Алар бездән интервью алды, Умпырьне яклаучылар истәлегенә куелган тактаташ белән танышуыбызны төшерде.
Аннары Кече Лаба елгасы буйлап үрелгән тау юлыннан киттек. Хозур табигать матурлыгы белән күңелләрне әсир итте. Улым өчен курыктым, чөнки сукмакның бер ягында — 50-250 метр тирәнлектә упкын, ә икенче якта — вертикаль кыялар. Походка барыр алдыннан тигез, хәвефсез сукмактан барабыз дип уйладык, ә монда безне таштан ташка сикереп чыга торган тау елгалары, текә таулар, күперләр көтте. Ә бер урында бөтенләй кыя читеннән үттек, тимер сеткадан троска тотынып, берәм-берәм чыктык.
Беренче тарлавыкка кадәр җиде километрны җиңел үттек. Аннары, 15 минут ял итеп алгач, юлны дәвам иттек. Биш сәгатьтән соң Умпырь кордонына барып җиттек — киртәләп алынган территориядә тыюлык хезмәткәрләре өчен өйләр төзелгән. Биредә тау күренеше шулкадәр ачык күренә: агачлар үскән тау битләре кар каплаган тау түбәләренә кушыла. Тамак ялгап алганнан соң, әйләнә-тирәне карап килдек. Бер километр ераклыкта 200 палаткадан торган шәһәрчек урнашкан. Биредә “Умпырь батырлары” фестиваленең беренче этабы үтте. Янәшәдә обелиск урын алган, аны тәртипкә китерәләр, шунда ук истәлекле тактаташ ачуга әзерләнәләр. Икенче көнне палаткалар урнашкан шәһәрчеккә юлландык, анда Владимир Геннадьевич яшьләр алдында чыгыш ясады, тауда барган сугыш турында кызыклы фактлар китерде. Без дә зур кызыксыну белән тыңладык, стенд карадык. Ул монда үзләрен “карлы барс” дип атаган, махсус әзерләнгән немец частьләре җибәрелүе турында сөйләде. Алар югары дәрәҗәдә әзерләнә, пушкалары йөртергә уңайлы булсын өчен сүтеп җыелмалы була. Фашистларның ул вакытта ук термокиемнәре, су үткәрми торган плащ-палаткалары, үзлегеннән кыздырыла торган тушенкалары була. Ә безнең солдатларда, әлбәттә, боларның берсе дә булмый, чиктән тыш авырлыклар кичерәләр. Шулай булуга карамастан, алар ил азатлыгы, аяз күк өчен батырларча көрәшә. Шкутов, Васиков, Семяковның соңгы алышлары турында сөйләгәндә күзләргә яшь тулды. Владимир Ассовский безне, Шәрип Васиковның туганнарын таныштырганда шундый сүзләр җиткерде: “Безнең төбәккә шушы батырларның берсенең туганнары килде. Аның якын туганнарын күрү, алар белән аралашу безнең өчен зур горурлык, әлбәттә”.
Безгә шулкадәр җылы мөнәсәбәттә булулары, каршы алулары күңелләрдә озак сакланыр. Мин Төлгезбаш авылы, Шәрип Васиков исемен йөрткән мәктәп, музей һәм батырыбызның гаиләсе турында сөйләдем.
Кичен палаткалар шәһәрчегендә хәрби җыр һәм шигърият фестивале үтте, анда сигез яшьлек улым Шәрип Васиков турында шигырь сөйләп IIнче урын яулады. Бу, әлбәттә, безнең өчен куанычлы булды. Кичке аштан соң учак янында гитарада җырлар башкардык һәм янә әңгәмә сугыш турында дәвам итте. Икенче көнне иртән гөлләмәләр алып, обелиск янына бардык. Һава торышы да чараны хуплагандай, кояшлы, аяз булды. Истәлекле тактаташны каплаган тукыманы тантаналы рәвештә ачтылар. Зур әһәмияткә ия чаралар оештырганнары, шулай ук видео һәм фотоматериаллар белән тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт белдердек. Митингтан һәм коллектив фотога төшкәннән соң, төркемебез кире Псебайга юлланды. Кайтканда нигәдер җиңелрәк һәм тизрәк булды. Арып, шул ук вакытта олы бәхет тоеп, турбазага кайтып җиттек.
Иртән безне музейга бару, Краснодар крае Мостовский районы хакимияте башлыгы һәм ветераннар белән очрашу, аннары поселок Мәдәният йортында “Умпырь” батырлары” фестиваленең II этабында катнашу көтә иде. Иртәнге сәгать сигездә машина килеп алды. Ул безне Владимир Ассовский җитәкчелек иткән музейга китереп җиткерде. Анда батырларыбызга багышланган аерым стенд күрдек. Шулай ук безнең һәм немец солдатларының алышлар барган урыннарда табылган шәхси әйберләре, сугыш елларындагы фотографияләр куелган. Владимир Геннадьевич автографы куелган “Непокоренные горы” дигән китабын бүләк итте, шулай ук музейга пуля тишкән немец фляжкасын тапшырды.
Биредә без Васиков белән һәлак булган икенче батырның туганы Борис белән очраштык. Ул Адыгей республикасында яши. Васиков белән Семяковның туганнары иңгә-иң куеп — батыр туганнарының 1942 елның августындагы кебек фотога төшүләре дулкынландыргыч мәл булды. Без киләчәктә аралашу өчен телефон номерларын алыштык. “Предгорье” гәзите хәбәрчесе бездән интервью алган вакытта Борис туган ягында Семяков батырлыгы турында бик аз кеше белүе турында әйтеп үтте.
Аның фамилиясе һәлак булганнар исемлегендә тора, — диде ул. — Монда тауда аларның фамилияләре язылган берничә һәйкәл, обелиск урнаштырылган, музейда аларның каһарманлыгына багышланган аерым стенд эшләнгән. Без шушы өч батырның фамилияләре теркәлгән Истәлекле тактаташ ачу тантанасында булдык. Ә туган якта, хәтта музейда аның турында бернинди дә материал юк.
Музейдан соң район үзәгенә ветераннар белән очрашуга бардык: хакимият башлыгы Сергей Ласунов каршы алды. Ул Җиңү көненә багышланган митингта тантаналы рәвештә ветераннар белән таныштырды. Аннары янә безгә сүз бирделәр. Сәфәребез максатын кыскача бәян иттек, чакырулары, җылы каршы алулары өчен район хакимияте башлыгына рәхмәт белдердек. Чәй табыныннан соң, ветераннар белән Псебайга фестивальнең II этабын ачу тантанасына юлландык.
Фестивальне Владимир Ассовский гитарада өч батыр каһарманлыгы турында үзе иҗат иткән җыры белән ачты. Биредә безне янә сәхнәгә чакырдылар, мәртәбәле кунаклар буларак таныштырдылар. Бу, әлбәттә, безнең өчен дулкынландыргыч мизгел булды. Фестивальдә катнашучыларның чыгышларын карадык, әмма, үкенечкә каршы, кунакчыл төбәк белән хушлашу мәле җитте. Армавир шәһәре вокзалына китереп, озатып калдылар. Аерылышуы авыр булды, ирексездән, күзләргә яшь тулды.
Бу изге күңелле, якты йөзле кешеләрне беркайчан да онытмаячакбыз, бигрәк тә үз эшенең остасы булган Владимир Геннадьевичны. Кыска гына вакыт эчендә ул безнең өчен иң якын кешегә әйләнде. Шулай ук бик күп изге гамәл кылган Мостовский шәһәре хакимияте башлыгына да чиксез рәхмәтлебез. Кыскасы, сәфәребездән онытылмас якты хатирәләргә баеп кайттык.
Шәрип Васиков исемендәге мәктәпнең элекке директоры Ярис Зәйдуллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки ул шундый бай эчтәлекле, тирән мәгънәле сәфәр кылуга саллы өлеш кертте: төпле киңәшләрен, материаллар бирде. Тик безнең белән бара алмавы гына бераз күңелне кырды.
Гөлнара Хәбибҗанова, Шәрип
Васиковның туганы.

Читайте нас