Республика татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеген җанландыру, милли мәсьәләләрне хәл итү максатыннан оештырылган Башкортстан татарлары конгрессы ике дистә елдан артык халыкка хезмәт итә.
1 июльдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының зур залында Башкортстан татарлары съезды узды. Делегатлар һәм кунаклар теркәү үткәннән соң, Башкортстандагы татар милли оешмаларының эшчәнлекләре, татар халкының һөнәр осталары белән танышты. Башкортстанның татар җәмәгать оешмалары эшчәнлеге турында стендлар, халык кәсепләре күргәзмәләре арасында районыбызның булдыклы эшкуары Гөлсөяр Сәгыйтованың берсеннән-берсе матур, эчтәлекле картиналары күргәзмәсе урын алуы безнең өчен тик горурлык хисе генә тудырды.
Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма съезды эшендә 400гә якын делегат, төрле дәрәҗә депутатлар, җәмәгатьчелек, милли-мәдәни оешмалар, башкарма власть органнары вәкилләре, иҗади шәхесләр катнашты. Фәһемле чарада Аскын районыннан делегатлар: район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Земфира Суфиярова, Аскын авыл биләмәсе эшләр белән идарә итүчесе Фәгыйлә Фәтхуллина, Аскын мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Светлана Сәлмәнова, Иске Казанчы мәдәният йорты методисты Вәсилә Хәбибрахманова катнашты. Әйткәндәй, Башкортстан татарлары конгрессы съездының көн тәртибе буенча контроль-ревизия комиссиясенең һәм Башкортстан татарлары конгрессының финанс, Башкарма комитет хисабы, делегатларның һәм кунакларның чыгышы тыңланды, съездның резолюциясе кабул ителде, контроль-ревизия комиссиясе, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе итеп янә Заһир Хәкимов сайланды. Шулай ук анда 2-6 августта Казанда үтәчәк VI Бөтендөнья татар конгрессы съездына делегатлар да теркәлде, алар арасында безнең районнан Земфира Суфиярова да бар.
Оешма эшчәнлеге турында доклад чикләрендә Башкортстан татарларының бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылган мөһим мәсьәләләр хәл ителде. Мәсәлән, туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халык белән аралашу, белемле, әхлаклы, җаваплы яшьләр тәрбияләү, милләтара дуслыкны, тынычлыкны саклау.
Аннары съезд кунаклары һәм катнашучылар Иглин районы Олы-Теләк авылында үткәреләчәк сабантуйга юлланды.
Шушы милли-мәдәни чара хәзер инде Башкортстанда яшәүче барлык халыкларны берләштерүче һәм туплаучы тантанага әверелгән. — Татар халкының гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятен саклап калуда сабантуй зур әһәмияткә ия. Әмма без үткәргән чара үзенчәлеклерәк. Безнең республика — күпмилләтле, халыкларның дус һәм тату яшәү үрнәге ул. Иглин — моның ачык мисалы. Шуңа күрә дә сабантуйда районда бер гаиләдәй тату яшәгән татарлар һәм башкортлар, урыслар һәм поляклар, латышлар һәм эстоннар һәм башка милләт вәкилләре бик теләп катнаша, — ди чараны оештыручы билгеле фермер Хәсән Идиятуллин. — Милли бәйрәм буларак барлыкка килгән сабантуй бүген Русиядә яшәүче бик күп халыкларның уртак бәйрәменә әверелде.
Ярышка килгән атларга карап сокланмый мөмкин түгел иде. Олы Теләк яланында җиде төрдә ат ярышлары үткәрелде. 1600 метрга чабыш атларында — Башкортстан татар конгрессы бүләгенә, 3000 метрга башкорт токымлы атларда — ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев призына, 2000 метрга татар токымлы атларда — Бөтендөнья татар конгрессы призына, 1600 метрга Җиңүнең 72 еллыгы, Гази Заһитов һәм Александр Матросов призларына, 1400 метрга Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин призына арбаларда чабыш узды.
Көрәш шулай ук сабантуйның иң мавыктыргыч бәйгеләренең берсе булып истә калды. Гомумән, тамашага кытлык булмады.
Сабантуйның мәдәни программасы да бай һәм чагу булды. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның җыр-моң әһелләре Фердинанд Сәләхов, Идрис Кәлимуллин, Гүзәл Кәлимуллина, Ришат Галиханов, Марат Шәйбәков, Айрат Халиков һәм башкалар чыгыш ясады. Концертны Нурлан Ганиев белән Ләйсән Хәлиуллина алып барды.
Килгән кунаклар Хәсән Идиятуллинның шәхси зоопаркы белән танышты, һавада авиация тамашасы үтте. Уфа авиаклубы, Первушино аэродромы очучылары үз осталыкларын күрсәтте. Гомумән, бирегә килгән һәркем чарадан яшәүгә көч-дәрт алып, уңай тәэссоратлар туплап, күтәренке кәефтә таралышты.
Светлана Гайсина.
Автор фотосы.