“Алло, Сезгә РФ Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев шалтырата. Мин Аскын районында гражданнарны кабул итәм һәм шундый хәлгә аңлатма бирүегезне үтенәм...”, — кабул итүгә килгән гражданнарның сорауларына җавап биргәндә депутат әле министрлыкларга, әле хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада РФ Дәүләт думасы депутаты эш сәфәре белән районга килде һәм Аскын, Күбияз, Үрмияз авыл биләмәләрендә гражданнарны кабул итте.
Депутатка башка авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итте. Авыл кешеләре биргән сораулар төрле өлкәләргә кагылды. Мәсәлән, Төлгезбаш авылыннан туган якны өйрәнүче Ярис Зәйдуллин батыр якташыбыз Шәрип Васиков турында якты истәлекне мәңгеләштерү максатында 100 еллыгына тактаташ куярга тәкъдим итте. Илдар Зинур улы туган якны өйрәнүченең тәкъдимен хуплады һәм легендар шәхеснең 100 еллыгына районда зур чара оештырырга кушты.
— Бу, беренче чиратта, тәрбияви һәм патриотик әһәмияткә ия, — диде депутат.
Ярис Рәфкать улы шулай ук обелискны яңартырга, тулы исемлекне булдырырга кирәклеген дә өстәде.
— Моны “Бердәм Русия” партиясе проекты акчасы исәбенә эшләргә мөмкин, ә исемлекләр белән эшләү өчен белгеч бирергә әзермен. Төлгезбаш балалары укыган Аскын 1нче мәктәбе базасында укыту-методик дәрес үткәрергә була, — дип тәкъдим итте депутат.
Рәфкать Сәлимгәрәев сугышта хәбәрсез югалган дәү әтисен эзли. Илдар Зинур улы аңа ОБД-порталда ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте.
— Авыл биләмәләрендә янгын сагы депосы тоту кыйммәткә төшә, халыктан акча җыярга туры килә, чөнки биләмә бюджетында бу максатка акчалар салынмаган, — дигән сорау белән депутатка Аскын авыл Советы хакимияте башлыгы урынбасары Рәлиф Миңнегалиев мөрәҗәгать итте.
— Әйе, бу финанс яктан ныгытылмаган һәм хәл итүне таләп итүче җитди, системалы мәсьәлә, — диде депутат һәм Дәүләт думасына аның исеменә хат язарга кушты.
Пенсия тәэминаты мәсьәләсе буенча — Арбаш авылыннан Фирүзә Галимшина, Тюйск поселогының мәктәп бинасында Картлар йорты ачу тәкъдиме белән авыл старостасы Наилә Солтангирова мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәләләр урында каралды һәм тиешле җаваплар бирелде.
Илдар Бикбаев Арбаш авыл Советы биләмәсендә “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы эше белән танышты. Кооператив җитәкчесе Илвер Закуан улы предприятие эшчәнлеге турында сөйләде. Сөтчелек фермасында, ындыр табагында булдылар, эшчеләр белән аралаштылар. Илдар Зинур улы авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчене борчыган сораулар белән кызыксынды.
— Бүген ягулык-майлау материалларына гына эшлибез, — диде ураллылар. — Сөтнең сату хакы — литры 15 сум (кибеттә аның хакы 50 сум), ә солярканың литры 38 сум. Аннары үстерелгән уңышны сату мәсьәләсе дә бүген кискен тора. Быел дәүләттән бер тиен дә субсидия алмадык, чөнки аны бирү шартлары үти торган түгел.
Күбияз һәм Үрмияз авыл биләмәләрендә халык, нигездә, газ үткәрү, Үтәш авылындагы, шулай ук Күбияз һәм Үрмиязның аерым урамнарында юлларны ремонтлау һәм тәртиптә тоту мәсьәләсен күтәрде. Кабул итүгә Күбияз мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты җитәкчеләре Вадим Арсланов, Эльмира Нурисламова, Зәлфирә Фатихова да килде. Әгәр авыл клубында түбәне һәм тәрәзәләрен алыштыру мәсьәләсе булса, белем бирү учреждениеләрендә яңа бина төзү таләп ителә. Җитәкчеләр шушы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм сорап, депутат исеменә гаризалар калдырды. Илдар Зинур улы кабул итүдән соң, биналарны карап чыкты. Мәдәният йорты буенча “Бердәм Русия” партиясенең “Урындагы мәдәният йорты” проекты кысаларында клубны ремонтлауга документлар әзерләргә кушты.
— Авыл клубларын үстерүгә һәм матди-техник базасын яңартуга юнәлтелгән проект 2016 елның сайлау кампаниясендә сайлаучылар наказын үтәү механизмы буларак барлыкка килде. Вак авылларда мәдәният йортлары балалар һәм үсмерләргә өстәмә белем бирү, кешеләрнең ялын оештыру, халык иҗатын саклау һәм үстерү буенча бердәнбер үзәк булып тора, — дип аңлатты депутат. — Әлеге учреждение базасында иҗади коллективлар, китапханәләр эшли. Шуңа күрә “Бердәм Русия” партиясе әлеге объектларны модернизацияләүгә бюджеттан акча бүлү һәм бердәм эшләү тәкъдимен кертте. Проектны тормышка ашыру вакыты — 2017-2019 еллар.
Үрмиязда Рәкыйп Гайнуллин депутатка спорт мәйданчыгы төзергә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.
— Авыл зур, ә җиһазландырылган мәйданчык юк. Балаларга, үсмерләргә, шулай ук өлкәннәргә дә спорт белән шөгыльләнү урыны юк, — диде Рәкыйп Гаделша улы.
— Әйе, мондый спорт мәйданчыклары һәр торак пунктта булырга тиеш, бу яшьләр сәламәт, чыныккан һәм актив булып үссен өчен кирәк. Бүген барлык субъектларда “Бердәм Русия” партиясенең “Балалар спорты” проекты уңышлы тормышка ашырыла, аның кысаларында спорт мәйданчыклары төзелә. Бу проект урыннарда актив хуплана. Нәкъ “Бердәм Русия” партиясе үсеп килүче буын турында хәстәрлек күрә һәм авылларда кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртырга, балаларның яхшы уку өчен генә түгел, ә буш вакытларын да файдалы үткәрергә дә мөмкинлек булдырырга омтыла, — диде Илдар Зинур улы.
— Әвәдәй авылыннан Илүс Исламов вак авыл проблемаларын күтәрде. Табаскытамак авыл биләмәсе башлыгы Барый Шәрәфисламов авыл биләмәсе чикләрен үзгәртү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә авыл биләмәсе хакимияте бинасына килә алмаганнар, телефоннан шалтыратты, шуларның берсе — Наза Гомәрова.
Барлык сораулар да җентекле каралды, мөрәҗәгать итүчеләргә төпле җаваплар бирелде, ә арытаба эшләүне таләп иткәннәре депутат күзәтүенә алынды.
Илдар Бикбаев һәр авыл биләмәсендә булып, сайлаучылар белән шәхсән очрашырга ниятләвен әйтте. Моңардан тыш, шәхси һәм җәмәгать сораулары белән теләсә нинди көндә депутатның райондагы ярдәмчесе — “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Сөләймановага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.