14 яшьлек Вадим Шәисламов тормышында зур әһәмияткә ия вакыйганың берсе — Русия Федерациясе гражданины паспорты алуга билгеләнгән көнгә алдан әзерләнә башлый. Үсмер мөһим документ тапшыру тантанасына киеп барасы әйберләрен кичтән әзерли, үзе үтүкли.
Әнисе Лидия Харас кызы билгеләвенчә, Вадим нинди генә эшкә тотынса да, уку булсынмы ул, биюме (сигез ел район мәдәният йортының “Караван” бию төркемендә шөгыльләнә), җиренә җиткереп, җаваплы башкара. Күптән түгел гер спортын да үзләштерә башлаган. Бу көнгә дә ул җаваплы караган. Паспорт тапшыру тантанасына Вадим вакытында килә. Район хакимияте башлыгы Фларит Усманов Вадимга беренче мөһим документын тапшырганда Лидия Харас кызының күзендә шатлык яшьләре күренде.
— Русиядә туып-үсүем, бөек дәүләтнең бер өлеше булуым белән горурланам, — дип фикерләре белән уртаклашты Вадим чарадан соң. — Паспорт алу белән горурлык хисе тагын да артты. Хокуклар белән беррәттән бурычларым да, җаваплылык та артуын яхшы аңлыйм.
Бу көнне район хакимиятенең утырышлар залында үткәрелгән паспорт тапшыру тантанасына килгән 27 кыз һәм үсмер шатлык һәм дулкынлану хисләре кичерде. Аларның кайберәүләре чарада ата-аналары белән катнашты. Мәсәлән, Аскын авылыннан Алита һәм Рәзил Ярмөхәмәтовлар кызлары Алсуның шатлыгын уртаклашырга килгән. Әгәр Лидия Шәисламова шушы дулкынландыргыч хисне беренче тапкыр кичерсә, Ярмөхәмәтовлар мондый чарада икенче тапкыр катнаша. Өлкәннәре Рушанга 22 яшь, алты яшьлек Алия дә үсеп килә, димәк, аларга янә шушы хисләрне кичерергә туры киләчәк.
Чараны оештыручылар — Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлегенең яшьләр бүлеге һәм район миграция хезмәте тарафыннан бу көн балалар тормышында онытылмас хатирәләр калдырсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләгән.
Куйган максатларына ирешәләр, чөнки балалар да, ата-аналар да паспорт тапшыру тантанасыннан соң фикерләре белән уртаклашып, чара югары дәрәҗәдә үтүен белдерделәр.
Район хакимияте башлыгы Фларит Усманов, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин, Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Альфред Хаҗимуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Фатихов, юл-патруль хезмәте инспекторы Павел Крапивин, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сөләйманова, Аскын районы буенча миграция хезмәте начальнигы Зөһрә Гайниәхмәтованың үгет-нәсихәтләре, тәбрикләү сүзләре, шулай ук Русия яшь гражданины анты 14 яшьлек кызлар һәм малайлар өчен зур әһәмияткә ия булды.
Яшьләр бүлегенең өлкән методисты Юлия Садриева һәм Аскын 2нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Гайдуллинаның паспорт барлыкка килү тарихы турындагы чыгышлары катнашучылар өчен мавыктыргыч булды. Моңардан соң үсмерләрдә өйгә кайту белән Интернет челтәреннән төп документ турында кызыклы мәгълүмат эзләү теләге туды.Музыкаль бүләк тә балалар күңелендә якты хатирәләр калдырды. Алар өчен икенче сыйныф укучысы Дарья Пушкарева (Аскын 2нче мәктәбе) башкаруында “Что такое Башкортостан” композициясе һәм район мәдәният йортының “Веселые нотки” балалар ансамбле (җит. — Светлана Цвыркова) башкаруында “Здравствуй, Родина моя!” җыры яңгырады.
Тантанада катнашучылар чара тәмамлангач та өйләренә ашыкмады: уй-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты, горурлык белән бер-берсенә беренче документларын күрсәтте, фотога төште. Ә инде бәхетле йөзләре шушы чара алар өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген дәлилләде. Әлбәттә, аларның тормыш юлы башлана гына һәм алда әле тагын да шатлыклы мизгелләр көтә, ә монысы инде иң истәлеклесе исәбенә керә. Балаларны өйләрендә паспорт алу һәм олы тормыш юлына басу уңаеннан якыннары оештырган гаилә бәйрәме көтте.