“Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль максатлы программа чикләрендә Кыйгазы авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Бу эшкә федераль һәм республика бюджетларыннан 3 млн. 700 мең сум бүленде. Объектны ачу тантанасында район хакимияте, башка авыл биләмәләре вәкилләре, шулай ук кыйгазылыларның олысы да, кечесе дә катнашты.
— Яңа медпункт булдыру теләге белән күптәннән янып яшәдек. Төзелеш башланачагы турында ишеткәч, башта моңа ышанмадык та. Бүген инде без монда — ФАП ачылу тантанасында. Тәҗрибәле фельдшерыбыз матур, уңайлы медпунктта халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәк. Төзелеш эшендә катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәбез, алар күптәнге хыялыбызны кыска вакыт эчендә (өч айда) тормышка ашырды, — ди Кыйгазы авылында яшәүче Зимфира Галәветдинова.
Чыннан да, тантанага килгән һәр кыйгазылының йөзеннән бәхет, шатлык чаткылары сирпелде, чөнки авылларын хәзер кирпечтән төзелгән яңа бина бизәп торачак.
Тантанага район хакимияте башлыгы Фларит Усманов килде, төзелешкә үз өлешен керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде. Ул “ПроектСтрой” җәмгыятенең подряд оешмасы директоры Мәгъдәнур Гыймазовка һәм җәмгыять коллективына эшне вакытында һәм сыйфатлы башкарганнары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
ФАП кирәк-яраклар белән җиһазландырылган, кайнар һәм салкын су бар. Ачу тантанасында Яңа Бөрмә, Султанай, Упканкүл, Кышлау-Елга, Күчән һәм башка торак пунктның медицина хезмәткәрләре дә катнашты. Күркәм гадәт буенча Кыйгазы авылының имам-хатыйбы Сәгыйть хәзрәт яңа бинада уңышлы эш теләп дога кылды.
БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтовның күп балалы аналарга “Ана даны” медален тапшыру тантанасындагы чыгышыннан:
— Республиканың 100 еллыгына планнарыбыз зур. Агымдагы елда дүрт балалар бакчасы һәм өч мәктәп төзедек. Әле республикабыз авылларында 23 ФАП төзү өчен конкурс процедуралары белән шөгыльләнәбез. Гомумән, медицина ярдәме халыкка вакытында күрсәтелсен өчен 2020 елга кадәр якынча 250-300 ФАП төзү планлаштырыла.