Урындагы үзидарә органнарының муниципальара хезмәттәшлеген үстерү кысаларында бездә Аскын һәм Караидел районнарының авыл биләмәләре башлыклары һәм эшләр белән идарә итүчеләре катнашлыгында семинар үтте. Очрашуның төп темасы районда Урындагы инициативаларны хуплау программасын һәм “Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проектын тормышка ашыру мәсьәләсе булды.
Кунакларны район чигендә икмәк-тоз белән каршы алдылар. Семинарда катнашучыларны район хакимиятенең утырышлар залында хакимият башлыгының тормыш-яшәешне тәэмин итү һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров сәламләде. Урындагы инициативаларны хуплау программасын һәм “Анык эшләр” проектын гамәлгә ашыру турында район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвиза Гайдуллина сөйләде. Аннары семинарда катнашучылар район Советы секретаре Рима Нәбиуллина җитәкчелегендә алты авыл биләмәсендә булды. Евбуляк авыл Советы биләмәсе башлыгы Гүзәл Ганиева кунакларны “Анык эшләр” проекты кысаларында төзекләндерелгән Иван Якутов исемендәге парк белән таныштырды. Күренекле социал-демократия хәрәкәте эшлеклесе безнең районда туып-үсүе күп кенә караиделлеләр өчен ачыш булды. Аскын авыл Советында делегация “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында һәм “Йәшлек” паркында булды, аларның эше турында комплекс директоры Илһам Нурмөхәмәтов сөйләде. Моңардан тыш, биләмә буйлап экскурсия барышында шәхси эшкуар Шираз Чахалянның “555” автомастерское, Кави Хәсәновның газ заправкасы, “Аскын электр челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Марат Шәйбаковның балавыз җитештерү цехы һәм “Пчелка” кибете эше белән таныштылар. Урындагы рәссам Гөлсөяр Сәгыйтованың каен тузында эшләнгән картиналары барысын да таң калдырды.
Урындагы инициативаларны хуплау программасын һәм “Анык эшләр” проектын гамәлгә ашыру барышын караиделлеләр Дәүләт авылында күрде, анда урам юлларын ремонтлау тәмамланган. Ә Мотабаш авыл Советы биләмәсе башлыгы Азат Фәйзуллин Мота-Елга авылында атап үтелгән проектлар буенча төзелгән балалар мәйданчыгы, янгын сагы депосы һәм юлларны күрсәтте. Иске Казанчы авыл Советы башлыгы Ринат Кыямов урындагы үзидарә органнары һәм күпфункцияле авыл клубы эшчәнлеге турында бәян итте. Кышлау-Елга авыл биләмәсендә урындагы буа һәм 5 санлы Изге чишмәне күрделәр. Көн ахырында делегация “Танып” шифаханәсендә булды, аның директоры Кашшаф Ямалетдинов белән әңгәмә барышында монда күрсәтелүче дәвалау төрләре турында белделәр. Кунаклар делегациясенең җитәкчесе, Караидел район Советы секретаре Фәрит Әюпов аскынлыларга җылы кабул иткәннәре һәм фәһемле очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.