Ышаныч
+13 °С
Облачно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Хыяллар тормышка аша

Беренче бала туу — яшь гаилә өчен иң зур бәхет, ә ул дәүләт ягыннан матди ярдәм белән дә ныгытылса, икеләтә куанычка әйләнә. Шулай, узган елда район буенча беренче бала тугач, 300 мең сум матди ярдәм алуга документлар биргән 22 гаиләнең 14е күпфункцияле үзәк бүлекчәсе аша сертификатлар алды.

Беренче бала туу — яшь гаилә өчен иң зур бәхет, ә ул дәүләт ягыннан матди ярдәм белән дә ныгытылса, икеләтә куанычка әйләнә. Шулай, узган елда район буенча беренче бала тугач, 300 мең сум матди ярдәм алуга документлар биргән 22 гаиләнең 14е күпфункцияле үзәк бүлекчәсе аша сертификатлар алды.

Базанчат авылыннан Эльза һәм Руслан Галинуровлар октябрь уртасында сертификат алу бәхетенә ирешкән. Әлеге вакытта алар алган акчаны кая юнәлтергә хәл итеп кенә калмаган, ә күптәнге хыяллары — Аскын авылында үз ояларын булдыру эше белән мәшгуль.

— Йорт сатып алу өчен акчаның бер өлешен үзебез җыйдык, — дип сөйли Эльза Радис кызы. — Алган сертификат безнең өчен чын-чыннан зур бүләк булды, чөнки ул хыялыбызга илтүче юлны кыскартты. Әлеге вакытта акчаны йорт хуҗасына күчерүләрен көтәбез.

Яшь гаилә искечә Яңа елны үз өйләрендә каршыларга ниятли. Бер генә бала — алты айлык Айназ белән туктарга җыенмыйлар. Хәзер, үз өйләре булса — бу чынбарлык дигән сүз, кечкенә кызчык та сөяселәре килә.

Шулай ук Карткисәк авылында яшәүче Айгөл һәм Марсель Хуҗиевлар да нәни кызчык алып кайту теләге белән яна. Тугыз ай элек аларның уллары Данил туган.

— Без биш ел очрашып йөргәннән соң, 2012 елда өйләнештек, — дип сөйләде Айгөл Марат кызы. — Шуның өчен беренче сабыебыз — озак көткән һәм бик теләп алган мәхәббәт җимешебез. Аның тууы — үзе үк зур бәхет, ә ел ахырында сертификат та алгач, аның чиге булмады, чөнки торак мәсьәләсе безнең өчен бик мөһим.

Беренче гаилә пары кебек, Айгөл һәм Марсель Хуҗиевлар да акчаны кайда тотарга хәл иткән: аларның йорт нигезе белән җир участоклары бар инде, яз җиткәч, стеналарын күтәреп, түбәсен капларга җыеналар. 2019 елны үзләренең яңа һәм иркен өйләрендә каршыларга ниятлиләр.

Чын күңелдән хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Наталья Пушкарева.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас