“ГазСтройИнвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Уфа шәһәре) подрядчы оешма “Аскын авылы су тәэминатын реконструкцияләү” объекты буенча төзелеш-монтажлау эшләрен башлады. Әлеге вакытта скважиналар бораулау дәвам итә, дүрт километрда суүткәргеч салынган.
Узган атна ахырында объектка эш сәфәре белән район хакимияте башлыгының тормыш-яшәешне тәэмин итү һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров барды, анда ул Үрмияз авылы яныннан сузылучы суүткәргеч төзелеше белән танышты. Экскаватор машинисты Георгий Лешко эшләр барышына тукталып, бирегә җәлеп ителгән өч берәмлек техника да төзек һәм эш һәр көнне өзеклексез бара дип билгеләде. Авырлыкларга килгәндә, әлеге вакытта алар ташлы грунтка эләккәннәр, ә бу, үз чиратында, трасса сузу тизлеген киметә. Әмма ул шулай ук башка районнарда эшләгән чакта җирнең моңардан да катлаулырак составы белән эш итәргә туры килгәнлеге — таш катламнары тоташ һәм метр-метр ярым озынлыкка җитүләре турында да әйтеп үтте. Гомумән, эшләр графикка ярашлы бара, Яңа елга тулы күләмнең 25-30 проценты башкарылачак дип көтелә.
— 2,3 метр тирәнлектә һәм 2,5 киңлектә казылган траншеяга 160 мм диаметрлы ике полипропилен торба салына. Соңрак алар өч скважинага (берсе — резерв) тоташтырылачак, — дип аңлатты безгә Вадим Сәфәргали улы. — Суүткәргеч төзү белән беррәттән подрядчы скважиналар бораулый, ә “Аскын электр челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аларга электр линиясен суза.
Ул шулай ук әгәр әле суүткәргеч төзелеше Үрмияз авылы янында барса, салкыннар җитү белән аны авыл аша скважиналар урнашкан җиргә сузачаклар, дип билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, СанПин нормаларына җавап биргән яхшы сыйфатлы су чыганагыннан район үзәгенә кадәр ара 26 километр тәшкил итә. Суүткәргеч төзү “Башкортстанның 100 еллыгына 100 яңа объект” Республика программасы кысаларында башкарыла. Аны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 119 миллион сум акча бирелгән, финанслау ике елга бүленгән. Проектка ярашлы бу күләмнәрне үзләштерү 2019 елда тәмамлана, яхшы сыйфатлы су белән тулы күләмдә Аскын авылы халкы гына түгел, ә киләчәктә юл уңаендагы башка торак пунктларында яшәүчеләр дә тәэмин ителәчәк.