Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Әле үзем кечкенәрәк вакытны хәтерлим: кешедә бу кадәр машина юк иде.
Хәзер исә Аскыныбыз да шәһәргә охшап бара – инфраструктура үсеше белән бергә юллар да яхшыра, машина йөртү хокукына ия булучылар саны да арта. Ә инде гомеренең күп өлешен машина йөртүгә багышлаган һөнәр осталары тик мактауга гына лаек. Кашка авылында яшәүче Мәүдут Салихов белән Фәгыйль Галәветдинов шундыйлар исәбендә.
— Урындагы мәктәптә 168 бала белем ала. Аларның 56сын якын булган авыллардан hәр көнне автобусларда мәктәпкә алып киләбез, ә аннары дәресләрдән соң кайтарып куябыз, — ди водительләр.
Гөмбә авылыннан – 4, Әмирдән – 31, Билгештән 21 бала килә. Бу зур җаваплылык таләп иткән эшне һөнәрләренә җаваплы караган, зур хезмәт стажына ия булган, тәҗрибәле водительләр Мәүдут Салихов, Фәгыйль Галәветдинов башкара.
Ул дәвер малайларының балачак хыялы булган шофер һөнәрен Фәгыйль Фәйзулла улы — Аскын һөнәрчелек училищесында (1975 елда), Мәүдут Идият улы Бөре шәһәрендә (1980 елда ) ала.
Водитель һөнәренә ия булгач, икесенең дә хезмәт юлы Төй совхозының Кашка бүлекчәсендә башлана.
Вакытында Совет Армиясе сафларында Туган ил алдындагы изге бурычларын алар шулай ук водитель булып үтәләр. Галәветдинов — Чехословакиядә, Салихов Казахстанда (Байконурда) хезмәт итәләр. Хәрби хезмәттән чыныгып кайткан ир-егетләргә совхозга кайтарылган автобусларны йөртү эшен ышанып тапшыралар. Балачактан хезмәт тәрбиясе алып үскән, бөтен эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән егетләр совхоз җитәкчелегенең бу ышанычын аклый.
Төй совхозы таркалганнан соң, Мәүдут Идият улы Себер якларында автобус водителе булып эшли, тик ни дисәң дә туган як үзенә тарта, гаиләңнән аерылып, читкә йөреп эшләү, әлбәттә, уңайсыз була һәм ул 2014 елда Кашка урта мәктәбенә урнаша.
Фәгыйль Фәйзулла улы шушы юнәлештә 2011 елдан хезмәт сала.
Алар икесе дә матур гаилә корып, балалар үстереп, дөнья көтәләр. Балаларына югары белем алырга ярдәм итеп, гөрләтеп туйлар ясап, олы юлга чыгаралар. Бүген инде хәләл җефетләренә тугры тормыш юлдашлары, балаларына ихтирамга лаек, хәстәрлекле әтиләр, оныкларына яраткан дәү әтиләр, авылдашлары алдында да үрнәкле гаилә башлыклары булулары белән аерылып торалар.
Аларны якынлашып килгән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телибез.