Районда беренче тапкыр гадәти булмаган чара — Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы, РФ барлык субъектлары һәм республика муниципаль берәмлекләренең дәүләт символлары күчмә күргәзмәсе үтте.
Бу күргәзмәне “Бердәм Русия” сәяси партия ярдәме белән “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе “Символика” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырды.
Чара Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре символларының Русия Федерациясе кырында Геральдика советында рәсми теркәлү көненең унъеллыгына багышланды. Анда авыл биләмәләре башлыклары, район үзәге белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укучылары, авыл хуҗалыгы колледжы студентлары катнашты. Күргәзмә ачылуның тантаналы өлешендә район хакимияте башлыгы Фларит Усманов, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, БАССРның атказанган инженеры, хезмәт ветераны Владимир Кавардаков, Аскын 1нче мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Фазлыйнурова, район Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлегенең видео һәм кинопрокат бүлеге начальнигы Айрат Усманов һәм дәүләт символлары күргәзмәсе җитәкчесе Вил Гайнетдинов чыгыш ясады.
Аскын 1нче мәктәбе укучылары Максим Рогатин һәм Сөмбел Имаметдинова чарага килүчеләргә Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт символлары турында сөйләде. Һәр дәүләт, край, өлкә, муниципаль берәмлекнең үз флагы һәм гербы барлыгын яхшы беләбез. Дәүләтнең мөстәкыйльлеген, үзенчәлеген, милләтләр бердәмлеген чагылдырган символлар милли горурлык булып тора, аерым идеологик әһәмияткә ия. Элек-электән, дәүләтләр барлыкка килгәч тә, аларның билгеләре дә булдырыла. Үз байраклары астында сугышка барганнар, үз ихтыяҗларын яклаганнар һәм туган җирләрен дошманнар һөҗүменнән саклаганнар. Үз флагың һәм гербың булу гадәте гасырлар төпкеленнән килсә дә, һәр дәүләт өчен үз символларын булдыру 20нче гасыр башына туры килә, нәкъ шул чакта мотлак таләп билгеләнә — һәр илгә үз гербын, флагын, гимнын булдыру.
Алар безне Туган илебезнең тарихы һәм мәдәнияте белән бәйли, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Үткәннәргә, илебез атрибутикасы ничек үзгәрүенә күз салсак, аларның һәрберсендә халык тарихындагы дәверләр чагылыш тапканын күрергә була. Нәкъ ил флагы һәм гербы безне дөньяда таныта.
Барыбызга да төрле ил халкы үзенең дәүләт символларына нинди хөрмәт белән каравын күзәтергә туры килгәне бар.
Милли флаг күтәргәндә, гимн яңгыраганда кешеләрнең күзләренә шатлык яшьләре тула, йөзләрендә Ватаны өчен тирән горурлык хисе чагыла. Дәүләт символларының гамәли әһәмияте дә зур.
Аларны мөһер, бланк, кәгазь һәм тәңкә акчаларга, закон белән билгеләнгән бөтен җиргә урнаштыралар.
— Герб, флаг география, икътисад, тормышның тарихи һәм рухи үсеше үзенчәлекләрен тасвирлый. Боларның барысы да кече “Туган ягыбыз” — республиканың экологик яктан иң чиста төбәге, урман һәм авыл хуҗалыгы җирләре, табигый байлыклары белән аерылып торган Аскын районы символларында чагылыш тапкан, — диде Фларит Фоат улы күргәзмәгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп. — Аның икътисады аграр-урман сәнәгате юнәлешенә ия. Нефтьчеләр һәм газовиклар яхшы эшли, ә “Танып” шифаханәсе аша безнең хакта Русиянең күп төбәкләрендә беләләр. Үсеп килүче буын вәкилләре дә иле, республикасы, районының тарихы белән горурлансын иде. Моны дәүләт символлары белән танышу, гимн сүзләрен ятлау, ул башкарылганда аягүрә басарга, герб һәм флагтагы сурәтләрне аңларга өйрәнүдән башларга кирәк.
Туган ягың тарихын һәм символлары әһәмиятен белү — яшьләрнең генә түгел, ә һәр гражданның бурычы. Вил Әбдразәк улы Гайнетдинов җитәкчелегендә “Символика” җәмгыяте тарафыннан оештырылган бу күргәзмә, һичшиксез, моңа ярдәм итәчәк. Күргәзмә экспонатлары белән танышу барышында укучыларга Русия һәм Башкортстан флагы, гербы тарихы, анда сурәтләнгән символлар әһәмияте турында сөйләделәр. Балаларны бигрәк тә республика шәһәрләре һәм районнары флаглары кызыксындырды. Чыннан да, флаг — ул символлар һәм төсләрнең очраклы тезмәсе түгел, ә ил кыйммәтләрен, сәясәтен һәм ихтыяҗларын чагылдыра.