Уфада яшәүче Евгения һәм Александр Артемьевлар гаиләсе елның тәүге көннәрендә шәһәр мэры кулыннан яңа фатирга сертификат һәм ачкыч алды.
Узган елның мартында гаиләдә өч игезәк - ике кыз һәм бер малай туа. Артемьевларның үз торагы булмый, алар күмәкләшеп Евгениянең әнисендә яшәгән була. Шуңа да яңа фатир бүләк ителү гаиләгә чиксез сөенеч китерә.
Шәһәр мэры Артемьевларга Георгий Мушников урамында урнашкан өр-яңа фатирда барлык шартлар да тудырылган булуы, анда бүгеннән күчәргә мөмкин икәнлеге хакында белдерде. Торак шәһәр Советы депутаты Марат Әхмәдуллинның финанс ярдәме белән алынган.